

РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Омск шәһәрендә 35 ел тутыккан цистернада яшәгән ханымның язмышын үз контроленә алды.
Шушы көннәрдә НТВ телеканалы Светлана Чернова турындагы репортажны күрсәткән. Хатынны 29 яшендә, берничә үзе кебек хезмәткәр белән, заводтан тизрәк фатир алыр өчен тулай торактан цистернага күчерәләр. Әмма СССР таркала, завод ябыла, ул шулай фатирсыз, мичкәдә торып кала. Ялгыз хатынның үз фатирын булдыру өмете бөтенләй өзелә.
Светлана Васильевна үзенең цистернасын үзенчә җиһазландыра, матурлый, газ үткәрергә дә тырыша. Микрокредит алып газ котелы сатып ала. Әмма чирләп хастаханәгә эләккәч бурлар аның котелын урлыйлар. Хәзер Светлана Чернова пенсиясеннән 12 мең сум кредит түли, яшәргә 2 мең сумы кала.
Бүген РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу вакыйганы шәхсән контроленә алды һәм пенсионерканың хокуклары бозылганмы-юкмы, шуны ачыкларга кушты.
Чыганак: ntv.ru