Уйланырга урын бар
9 октябрь 2021, 06:05

Нинди машиналарны ешрак урлыйлар?

Экспертлар җавап бирә.

Нинди машиналарны ешрак урлыйлар?Нинди машиналарны ешрак урлыйлар?
Нинди машиналарны ешрак урлыйлар?

Бурлар нинди машиналарны бигрәк тә куып алып китүчән? Страховкалаучылар автомобильләрнең шул төрләрен атады.

Исемлекне Hyundai Sonata седаны җитәкли (урлау ешлыгы 1,6% ). Икенче урында-BMW 730d  (1,3%), өченчедә – Hyundai HD78 (1%).

 Nissan Terrano һәм Kia Sportage  машиналары – бурларны  иң аз кызыксындырган автолар икән.

Урланган автомобильләрнең 48% ы – Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, 52%ы илнең башка төбәкләрендә. Урланган “тимер атлар” арасында  иң кыйммәтлесе - Land Rover. Аны башкалада чәлдергәннәр. Аның  өчен 10,6 миллион сум акча түләнгән. Шулай, дуслар, кыйммәтле авто  сатып алсаң да, җан тыныч булмаска мөмкин. Я урларлар, тьфу, тьфу...

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас