Уйланырга урын бар
4 октябрь 2021, 07:24

Әллә быел кыш зәһәр килмәкчеме?

Халыкара “Фобос” үзәге белдерүенчә, быел Русиядә кышын һава торышы аномалияләре вәгъдә итәләр: кайбер төбәкләрдә явым-төшеп күп булачак.

Әллә быел кыш зәһәр килмәкчеме?Әллә быел кыш зәһәр килмәкчеме?
Әллә быел кыш зәһәр килмәкчеме?

 

Фаразларга ярашлы, Көньяк Русиядә, Объ елгасы үрендә, Байкал тирәсендә, Ерак Көнчыгышның төньягында сизелерлек аномалияләр булачак.

         Синоптиклар билгеләвенчә, глобаль җылытуга карамастан, быел Арктикада боз эрүе шактый сүлпәнәйгән. Бу исә Төньяк ярымшардагы һава торышына тәэсир ясачак.

         Быел көз башыннан Русиянең кайбер төбәкләрендә: Чукотка, Таймыр, Көньяк Уралда һәм Себердә буран һәм давыллар башланды. Һава торышы белгечләре Арктика агымының көньяк киңлекләргә күчә барачагын фаразладылар.

         Һава массаларының көнбатыш-көнчыгыш күчүе көчәюе аркасында явым-төшемнең шактый артачагын да фаразладылар.  Мәскәүдә карт көрләре нормадан чирек өлешкә артачак. Идел үзәнендә, Колыма һәм Себердә1,5—2 тапкырга нормадан артачак.  

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас