Уйланырга урын бар
3 октябрь 2021, 06:29

Алия өйгә кайта

Маҗаралы сәфәр турында...

Алия өйгә кайтаАлия өйгә кайта
Алия өйгә кайта

Маҗаралы сәфәр турында...

 

“Не ходите, дети, в Африку гулять!” – дип, бүген халыкны тыеп булмый инде. Шуннан чыгып, Алия дучар булган кебек хәлләрдән дә Ходай үзе сакласын, дияргә кала.

Төркиягә ялга баргач, караклыкта гаепләнеп, тоткарланган яшь хатын язмышы күпләрнең игътибар үзәгендә булды.

Октябрьский шәһәреннән Анталиягә ире һәм ике сабый баласы белән алты көнгә ялган барган була. 13 сентябрьдә гаилә туган якларына кайтырга тиеш була. Тик юлга чыгарга ике көн кала аны икенче туристның акчасын урлауда гаеплиләр.

 

Алия үз гаебен кире кага һәм җинаятьне отель хезмәткәрләре кыла ала, дип саный. Страховка буенча гаиләгә адвокат яллый алмыйлар – аларга юридик хезмәтләр күрсәтүдән баш тарталар.

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу хәлне белеп, милләттәшебезгә ярдәм итте. Алия шул көннәрдән яклау табуын белдереп, Радий Фәрит улына рәхмәт белдергән иде.

Яшь хатын Instagramдагы битендә суд үз карарын үзгәртте һәм илдән чыгарга рөхсәт бирде, дип яза.

Алия бу рөхсәтнең залог хакына бирелүе, аның өчен һәм кайтыр якка билетлар алу өчен дә Башкортстан республикасының финанслата ярдәм итүен белдерә. Яшь хатынны чит илдә тоткарланырга мәҗбүр иткән хәл Анталья шәһәренең Aska Lara кунакханәсендә килеп чыга.

"Ниһаять, мин сезгә яхшы яңалыклар хәбәр итәм, мин хәзер өйгә юл тотам, - дип яза Алия Миллер. – Радий Фәрит улы Хәбировка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннән соң аның республика Вәкиллегенә мәсьәләне хәл итәргә кушуы өчен зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.  Аллаһка шөкер, республика мине өйгә кайтару өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Әлбәттә, мәсьәлә әле хәл ителмәгән һәм барысы да хәл ителәчәк, тик мин ышанам ки, видео бар, һәм аның буенча минем гаепсезлегемне аңларга мөмкин. Шуңа күрә тикшерәчәкләр, әмма инде миннән башка».

“Без үзебезнекеләрне бәладә калдырмыйбыз!” Республика Башлыгы Радий Хәбировның җан җылысы, ышаныч өсти торган бу сүзләре һәм шуңа ярашлы эш гамәле бәлага тарыган, яки кайдадыр читтә гаепсездән – гаепле булган якташларга көч өсти. Алия белән булган хәл дә чираттагы тапкыр безнең Башлыкның сүзендә торучанлыгын, кешеләргә карата ихласлыгын раслар. Алия һәм аның гаиләсе белән дә бар да яхшы булыр.

 

 

Фото: bashinform.ru

Алия өйгә кайта
Алия өйгә кайта
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас