Уйланырга урын бар
1 октябрь 2021, 16:45

“Выпендрежник” малай турында ишеттегезме?

Ни өчен аның өенә полиция килгән?

“Выпендрежник” малай турында ишеттегезме?“Выпендрежник” малай турында ишеттегезме?
“Выпендрежник” малай турында ишеттегезме?

       Соңгы вакытларда: “Ишеттеңме әле, фәлән-фәлән мәктәптә шундый хәл булган бит...” дип сүз башларга әвәсләнеп киттеләр. Шундый сүзләрдән соң берчә шомланып, берчә сагеап, нәрсә булды икән дип уйлый башлыйсың.

        Мәктәпкә кагылышлы менә тагын бер хәл – Нефтекама шәһәрендә бер укучы малай социаль челтәрләрдә үз битендә  җырдан алынган сүзләр урнаштырган. Һәм  шуннан соң озак та үтмәгән 13 яшьлек укучының өенә полиция килеп җиткән.

     Ә сүзләре болай булган: “Завтра в школе я устрою колумбайн...   ты не знаешь, я стреляю по ногам...”

    «Mash Batash» телеграмм-каналы хәбәр итүенчә, бу постның нәтиҗәләре озак көттермәгән,  малайның өенә килгән полиция хезмәткәрләре бала белән тәрбияви темага әңгәмә үткәргәннәр, телефоны, компьютерын  алганнар, ә үзен кисәткәннәр.

     Укучы үз чиратында “бернинди начар эшләр эшләргә дә уйламаган идем, классташлар алдында  “выпендриваться” итәргә генә теләгән идем...” дип акланган. Укытучылар малайга уңай характеристика биргән. Аны әйбәт үсмер, аралашучан дигәннәр. Ничек кенә булмасын, бу хәлгә тиешле ведомстволар бернинди аңлатма да бирмәгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас