Уйланырга урын бар
22 сентябрь 2021, 05:30

Тисүл прицессасы – ачылмаган серме?

Чибәркәй саркофагта ничә ел йоклаган?

Тисүл прицессасы – ачылмаган серме?Тисүл прицессасы – ачылмаган серме?
Тисүл прицессасы – ачылмаган серме?

Интернет киңлекләрендә могҗизалар, риваятьләр, гаҗәп хәлләр турында нинди генә язмалар очрамый. Алар арасында чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнгәннәре аеруча аерылып тора, игътибарны үзенә тарта. Ул гаҗәп хәл-вакыйгаларның шаһитлары бар, тик, кагыйдә буларак, дәлилләре юк. Шундый серле вакыйгаларның берсе – Тисүл  принцессы турында...

       Легендада әйтелгәнчә, 1969 елның сентябрь башында Кемерово өлкәсендә борынгы саркофаг табылган, анда европалы кыяфәтле бальзамланган искиткеч чибәр яшь хатын-кыз яткан.                           

      Бу хәл турында КГБның элеккеге бер полковнигы да сөйләгән. Саркофаг Кемерово өлкәсенең Тисүл районы Ржавчик авылы янында – күмер кисемендә, 70 метр тирәнлектә ятучы күмер катламы уртасында табылган. Ике метрлы мрамор саркофагны шунда эшләүче Карнаухов фамилияле иркәй табып ала. Участок начальнигы Александр Масалыгин – ул 1980 елда вафат була – кушуы  буенча эшләр кичекмәстән туктатыла. Саркофагны җир өстенә чыгаргач, кояш җылысы тәэсиреннән йозак үтә күренмәле сыеклыкка әверелгән һәм агып киткән. Бу хәлләрне күзәтеп торган бер ир хәтта сыек “йозак”ны тәмләп тә карый. Бер атнадан ул акылдан шаша,  кышын үз йортының ишеге янында туңып үлә...

       Табылдык... табут булып чыга. Ул алсу-зәңгәрсу сыеклык белән тулган. Табутта – утыз яшьләр тирәсендәге гаҗәеп гүзәл хатын-кыз. Ул озын буйлы (180 см чамасы), йөз чалымнары Европа хатын-кызларыныкы кебек, зур зәңгәр күзләре киң ачылган. Күзнең явын алып торган ап-ак, тездән түбәнрәк, кыска җиңле күлмәктә. Җиңнәре төрле төстәге чәчәкләр белән чигелгән. Карап торуга ханым үлгән кебек тә түгел, йоклыйдыр кебек.   Баш очында – кәрәзле телефонга охшаган  25 сантиметрга 10 сантиметрлы тимер тартма. Ул кара төстә, бер башы түгәрәк.

      Табут көннең беренче яртысында ачык торган. Могҗизаны карарга бөтен авыл килгән. Начальниклар, янгын сүндерүчеләр, хәрбиләр, милиция хезмәткәрләре җыелган. Тиздән өлкәдән вертолетта бер төркем “штатскийлар” килгән һәм бу урынның “заразный” булуы турында белдергәннәр, шунда торучыларга табуттан читкә китәргә кушканнар. Аннары саркофаг табылган урынны уратып, табутка кагылган һәркемнең исем-шәрифләрен язып алганнар.

      Тагын да бераздан “штатскийлар” табутны вертолетка алып киткәннәр, әмма йөк артык авыр булып чыга һәм алар табуттагы сыеклыкны агызып алырга булалар.  Алганнан соң мәет күз алдында  карая башлаган. Шул чакта сыеклыкны табутка киредән агызалар һәм, ни гаҗәп, караю тиз арада юкка чыга башлый. Бер минуттан соң мәрхүмәнең битләре яңадан алсулана, гәүдәсе тере кешенеке кебек элекке төсен ала.

       Табутны ябалар һәм вертолетка урнаштыралар. Туфрагы-ние белән бергә сыек “йозак” калдыкларын да целлофан пакетка җыеп алалар. Шаһитларга таралышырга кушалар. Вертолет  Новосибирскка юл алды.

       Биш көннән соң Новосибирскидан Ржавчикка өлкән яшьтәге бер профессор килгән һәм авыл клубында табылдыкның лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре турында лекция укыган. Профессор: “Бу табылдык тарихны аңлауның үзен әйләндерәчәк!”, - дип белдергән. Аның әйтүенчә, саркофагтагы ханымга ким дигәндә 800 миллион ел! “Принцесса”ның күлмәге тегелгән тукыманың табигатен бернинди фәнни анализ белән дә аңлата алмаганнар. Шулай ук алсу-зәңгәр сыеклыкның составын да билгеләп булмаган. Тимер тартма турында профессор берни дә әйтмәгән. Аны әле тикшерәбез, дигән.

      Бу хәлләрдән соң Тисүл район гәзитендә “Ржавчик авылы янында кешелек тарихына яктылык сибүче археологик ядкарь табылуы” турында кечкенә генә язма пәйда булган. Аннары Тисүл районын  хәрбиләр басып алган, милиция хезмәткәрләре ишек аллары буйлап халыктан гәзитнең шул санын җыеп йөргән. Ә табут табылган урынны җентекләп казып чыкканнар һәм җир белән тигезләгәннәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас