Уйланырга урын бар
21 сентябрь 2021, 10:27

Тәмле гел файдалы түгел шул...

Кафега ияләштерер өчен ризыкка нәрсә кушалар?

Тәмле гел файдалы түгел шул...Тәмле гел файдалы түгел шул...
Тәмле гел файдалы түгел шул...

Ляньюньганда (Цзянсу провинциясе, Кытай) яшәүчеләр бөтен тәмле әйбернең дә файдагы түгеллегенә инанган.

Бер кеше (аноним) телевизордан борчылу тудырырлык сюжет караган. Имеш, сатучылар әзерләгән ризыкларына наркотик матдәләр кушып, сатып алучыларны үзләренә “бәйләп” куя. Тегеләре тәмле тоелган яраткан ризыгын алырга даими йөри башлый.

Аноним әлеге сюжеттан соң соңгы арада бер урам кафесына ияләшүен, гелән шундагы ризыкны ашыйсы килүен исенә төшергән. Анда да берәр нәрсә кушмыйлар микән дип, азыкны полициягә алып барып тикшерткән. Һәм чыннан да аның шикләнүләре хак булып чыккан – ашамлыкта мәктән ясалучы наркотик матдәләр табылган.

Кафе хуҗасы кулга алынган. Үз гамәлләрен ул пандемия вакытында бизнесының зур зыян күрүе белән акларга тырышкан. Әмма сүзләр аңа ярдәм итмәс. Бизнесменга төрмә яный. Кытайда булган бит бу хәл. Әмма безнең илдә дә булмас дип кем әйтер? Наркотик кушуын әйтәм...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас