Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 август 2021, 14:52

Васыятьнамә калдырырга теләүчеләр күбәйгән

Бу да пандемиягә бәйлеме?

pixabay.com
pixabay.com

Башкортстанда васыятьнамәне рәсми теркәүләр күбәйгән. 2020 елда, мәсәлән, 13044 васыятьнамә расланган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 1293кә күбрәк. Быел да васыятьнамә рәсмиләштерүчеләр саны артуы күзәтелгән. Беренче яртыеллыкта 6583 васыять теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк дигән сүз. Әлеге саннарны Федераль нотариаль палатаның матбугат хезмәте китергән.

Ил буенча 2021 елның 6 аенда 236,2 меңнән күбрәк васыять теркәлгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда – 22 процентка күбрәк. Ни өчен пандемия чорында васыятьнамә теркәүчеләр саны арткан соң?

Экспертлар фикеренчә, бу узган елгы чикләүләр аркасында мондый документларның аз рәсмиләштерелүенә бәйле булырга ихтимал. Чөнки былтыр үзчикләү вакытында кешеләр җәмәгать урыннарына йөремәскә тырышты.

Икенче сәбәп коронавирус таралуга бәйле булырга мөмкин, диләр. “Кешеләрдә билгесезлек хисе арта, кайсыберләр киләчәкләрен ачык күрә алмыйлар, – ди социология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты доценты Эмиль Леготин. – Аннары, пандемия шартларында үзеңә, язмышыңа һәм якыннарыңа карата аңлылык дәрәҗәсе үсә. Якыннары өчен борчылган кешеләр васыятьнамә төзергә тырыша”.

Федераль нотариаль палатаның үзендә дә васыятьнамәләр саны күбәюне кешеләрдә милеккә карата җаваплылык дәрәҗәсе артуга бәйлиләр. “Алдан төзелгән васыятьнамә хуҗа кешенең ихтыярын дәлилли һәм аның милкен гадел бүлергә ярдәм итә. Моны аңлаучы гаржданнар бүген күбәя”, – диләр ведомствода.

Уфа психологы, Башкорт дәүләт педагогия университеты преподавателе Рөстәм Фәйзуллин да васыятьнамә теркәүләр саны артуга китерүче сәбәпләрнең берсе пандемия дип исәпли.

“Соңгы елларда бай кешеләр арасында васыятьнамә төзү модага керде. Әмма пандемиянең дә йогынтысы булгандыр – чөнки чынбарлык кинәт үзгәрде. Коронавирус аркасында якын кешеләрен югалтучыларда курку хисе барлыкка килде. Киләчәк өчен хәвефләнү, борчылучылар саны артты”, – ди ул.

Әйе, ни кызганыч, ковид аркасында гомерләр өзелү дәвам итә. Хәер, бүтән чирләр һәм фаҗигале сәбәпләр аркасында да кешеләр үлүе турында көн саен диярлек ишетеп торабыз. Моны ил буенча мирас эшләренең артуы да дәлилли. 2020 елда мәрхүмнең хокуклары мирасчыга күчүгә бәйле 529,1 мең эш ачылган булса, 2021 елда бу сан инде бүген 809 меңнән артып киткән...

чыганак: https://ufa.rbc.ru

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: