Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 август 2021, 15:26

"Аек авыл"лар үз исеменә туры киләме?

Аек дип танылган авылларда да алкоголь саталар...

 “Аек авыл” республика бәйгесендә җиңгән авылларда исерткеч эчемлекләр сатуны чикләргә тәкъдим итәләр. Әле Башкортстан җәмәгатьчелеге бу идея буынча фикер алыша. 

“Кызганычка, аек дип танылган авылларда спиртлы эчемлекләр, шул исәптән “суррогат” сатуны һәм куллануны дәвам итәләр. Бу – ярамый торган эш. Алар үз исеменә туры килергә һәм чыннан да аек булырга тиеш”,  – ди Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Зариф Байгускаров.

Аның фикеренчә, әлеге проблеманы закон дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин. Башкортстанда халыкның карары буенча теге яки бу авылда исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга рөхсәт бирүче закон кабул ителде. Әмма республиканың бер генә авылында да, шул исәптән “аекларында” да, мондый тыю кертелмәгән.

Бүген 2019 һәм 2020 елларда конкурста җиңгән авылларда яшәүчеләр дә сатуны чикләү мәсьәләсе буенча фикер алыша.

“Авыл халкының күбесе спиртлы эчемлекләр сатуны тыю идеясен хуплады. Гарчә, сату яклы булучылар да аз түгел. Кайбер авыллар аларга уйларга һәм карар кабул итәргә вакыт бирүне сорады”, – дип аңлатты депутат.

Бу фикерне Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы әгъзасы Сәлия Морзабаева да хуплады. “Без җәмәгатьчелеккә “Аек авыл” проектында җиңүче авылларда алкоголь сатуны тыюга ирешүләрен тәкъдим итәбез”, – ди ул.

 “Аек” исемен йөреткән авыллар сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тиеш дип исәпли җәмәгатьчелек әгъзалары. Бу авылларга керү урыннарында авылның “Аек” дип танылуын һәм монда спиртлы эчемлекләр сату һәм куллану тыелган икәнлеген күрсәтүче баннер урнаштырырга кирәк, диләр алар.

Исегезгә төшерәбез: “Аек авыл” республика бәйгесендә җиңүчеләргә 2дән 5 миллион сумга кадәр сертификатлар тапшырыла. Аларны халык территорияләрне төзекләндерүгә юнәлтә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: