Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
31 июль 2021, 10:54

Паспортыңны күрсәт әле...

Ничек уйлыйсыз: никах турында штампның кирәге бармы?

soprotivlenie.org
soprotivlenie.org

Хәзер никахны теркәү һәм таркату, 14 яшькә кадәрге балалар турында мөһерләр паспортка аның хуҗасының теләге буенча гына куелачак. Шулай ук элекке бирелгән паспорт һәм чит ил паспорты булуы, ИНН, кан төркеме һәм резус-фактор турында штампларны куйдыру да ирекле була. Бары яшәгән урын буенча теркәлү һәм исәптән төшү, шулай ук хәрби бурыч турындагы билгеләр генә мәҗбүри булып кала. Бу хактагы карарга ил хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин үткән атнада кул куйды.

Паспортта штамплар куюның ирекле булуы хакындагы хәбәрне һәркем үзенчә кабул итте. Берәүләр бу мөһерләрнең барыбер кирәге юк иде, дисә, икенчеләре әлеге фикер белән килешмәде. Социаль челтәрләрдә хәтта бу темага карата бәхәсләр куерды. Хатын-кызлар, “ирләр үзләрен өйләнмәгән итеп хис итә башлар инде” дип, гәп куертса, көчле затлар күп хатынлылык турында тел чарлады. Ә табиб-психотерапевт Наталья Толстая яңа кагыйдәләрне “хатын-кызларны алдарга ярдәм итә торган” дип атады. Аның әйтүенчә, паспортка никах турында мөһер куелмаса, ул гаилә абруен киметәчәк. “Яңа кагыйдәләр никах институтына авырлык ясаудан башка бернәрсә дә алып килми”, – ди ул.

Экспертлар да, бу үзгәрешләр аркасында яшь кызларның алданулары бар, дип кисәтә. Чөнки паспортта мөһер булмаса, ир-егетнең өйләнгәнме-юкмы, аерылганмы икәнлеген белүе авыр булачак. Ә күп хатыннар белән чуалырга яратучылар штамп куйдырмау яклы булыр, мөгаен. Хәер, аферистлар өчен паспорттагы штамп моңа кадәр дә киртә түгел иде, ди юрист Наталья Оганова. “Ике хатын белән яшәү очраклары бездә булды һәм булачак та. Никахлар бар ил буенча теркәлә, ә ЗАГСларны берләштерүче реестр юк. Бердәм мәгълүмат киңлеге кирәк. Югыйсә, бу өлкәдә мутлашулар болай да күп”, – ди ул.

Шулай да бер өйләнгән кеше, юридик яктан аерылмый торып, икенче кабат өйләнә алмаячак дип ышандыралар. Чөнки гаилә хәле турындагы бар мәгълүматлар да тикшерелә.

Хәер, никах һәм балалар турында билгеләр элек тә паспортка автомат рәвештә куелмый иде. Кешеләр тиешле органнарга үзләре мөрәҗәгать итте. Әмма бездә барыбер кешенең гаилә хәлен паспорты буенча тикшереп була дигән фикер яшәп килә иде. Юридик фәннәр докторы Иван Соловьев әйтүенчә, элекке, бигрәк тә совет паспортларындагы мәгълүмат ярдәмендә кешенең портретын төзергә мөмкин иде.

“Бервакыт хәтта кан төркеме һәм резус-фактор турында да штамп куела иде паспортка. Һәм бу ничә кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте. Кан төркеме билгеле булганда, медицина ярдәмен күрсәтүнең нәтиҗәлелеге дә арта. Әмма соңга таба, мәгълүматлар базасы үсә башлагач, бу штампларга “искелек калдыгы” дип карадылар, – ди юрист. – Әлбәттә, кайсыберләр өчен “чиста паспорт” кирәк. Элек хәтта кайберәүләр, элекке тормышларын – никахка керү яки аерылышуларын – яшерергә теләп, паспортларына кара түгеп, яңа документ алырга тырыша иде. Хәзер бу ирекле булачак. Ләкин гаилә хәле турында мәгълүмат булмау кайсыбер очракта проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, күчемсез милек белән эш иткәндә”.

Соловьев аңлатуынча, никах турында мөһер булмаса, күчемсез милек белән юридик яктан “чиста” алыш-бирешне теркәве шактый авыр булачак. Чөнки фатир һәм йорт сатканда-алганда гаилә парының икесенең дә фикере исәпкә алына. Әгәр объект никахта алынган булса, аерылышканнан соң вакыт үткән булса да, ир яки хатын сатылачак яки инде сатылган милеккә хокукын белдерә ала, дип белдерә эксперт. “Шуңа юрист һәм нотариусларга дәүләт мәгълүматлары базаларына ешрак мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк”, – ди ул.

Адвокат Виктория Дечкина да әлеге фикер белән килешә. “Әлегә кадәр милек сатучының паспортына күз салу да җитә иде. Никах турында мөһер булса, хатыны яки иренең рөхсәтен сорый идек. Аерылышу турында мөһер исә милекнең никахта сатып алынганмы, әллә юкмы икәнлеген күрсәтеп тора”, – ди ул. Шуңа паспорттагы штампларны иреклегә әйләндергәнче тәү чиратта ЗАГСларның бердәм исемлеген һәм барлык мәгълүматлар базасын берләшетерү турында уйларга кирәк иде, диләр нотариуслар. Юридик яктан, никах турында мәгълүмат штамптагы мөһер белән түгел, ә “никахны теркәү турындагы таныклык” ярдәмендә тикшерелә. Әмма, шулай да, хәзер милек хуҗасы турындагы мәгълүматны тикшерү өчен өстәмә вакыт кирәк булырга мөмкин.

Аннары, паспортта никах турында мөһер булмаса, реанимациягә эләккән кеше янына ирен яки хатынын кертмәскә мөмкиннәр. Моның өчен рәсми дәлил кирәк. Дәваханәләрдә туганлык җепләрен эзләп утырмаслар, мөгаен. Паспортларында штамплары булмаганнарга никах турындагы таныклыкның күчермәсен үзләре белән йөртергә кирәк булмагае, ди Иван Соловьев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: