Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
31 июль 2021, 11:48

Паспортта "милләт" графасы кире кайтырмы?

"Милләт" графасын кайтару турында фикерләр бар. 

www.m24.ru
www.m24.ru

Шушы көннәрдә Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов паспортта милләт турында мәгълүмат булырга тиеш, дип белдерде.

Аның фикеренчә, аз санлы халыклар кайбер преференцияләргә үз хокукларын раслау өчен бу хакта паспорттагы билгегә ия булырга теләр иде. Өстәвенә, “туган телдә фамилия һәм исем башкача языла”, дип искәртте Гыйльметдинов.

Әйткәндәй, узган ел Дума депутаты Виталий Милонов та әлеге идеяне күтәреп чыккан иде. “Конституциядә без күпмилләтле халык, дип язылган. Ә беребезнең дә милләте юк”, – диде ул. Паспортка милләт графасын кайтару  кайбер халыклар юкка чыкмасын һәм телләре саклансын өчен  яхшы этәргеч булыр иде, дип исәпли ул.

Исегездәдер, “бишенче графа” дигәнне 1992 елдан паспортлардан алып ташлаган иделәр. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: