Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 июль 2021, 12:35

Паспортта никах турында мөһер кирәкме?

Ә сезнең паспортта нинди штамплар бар?

oreanda.ru
oreanda.ru

Ил хөкүмәте гражданнарның паспортына мәгълүматлар кертү кагыйдәләрен үзгәртте. Бу хактагы карарга премьер-министр Михаил Мишустин кул куйды.

 

Хәзер никахны теркәү һәм таркату, 14 яшькә кадәрге балалар, элекке бирелгән паспорт һәм чит ил паспорты булуы, ИНН, кан төркеме һәм резус-фактор турында штамплар паспорт хуҗасының теләге буенча гына куелачак.

Яшәгән урын буенча теркәлү һәм исәптән төшү, шулай ук хәрби бурыч турындагы билгеләр генә мәҗбүри булып кала.

2022 елның 1 июленнән Русия паспортлары 5 көн эчендә әзер булачак.

Әйткәндәй, 20 һәм 45 яшь тулганда алыштырырга тиешле паспортлар 90 көн гамәлдә була ала.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: