Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 июль 2021, 15:01

Ит ризыклары җитештерү ни хәлдә?

Пилмән, манты, өчпочмаклары конвейердан ук бар ил буенча тарала торган предприятиеләр бармы бездә?

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
Ит ризыклары җитештерү ни хәлдә?
Ит ризыклары җитештерү ни хәлдә?
Ит ризыклары җитештерү ни хәлдә?
Ит ризыклары җитештерү ни хәлдә?

“Безнең республика – илдә иң күп ит җитештерүчеләрнең берсе. Сыер ите буенча хәтта беренчебез. Шул ук вакытта без төбәктә үзебездәге иттән әзерләнгән продуктларның артуын телибез”.

 

Шулай ди Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу хакта ул бүген үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә пост урнаштырган. Анда төбәк җитәкчесе болай дип бәян итә:

“Инвестсәгатьләр”дә ит эшкәртү буенча проектларны карыйбыз. Аларның бер өлеше, мәсәлән, Мәләвез районында “Хладобойня Строгонов” эшли башлады. “Таврос” компанияләре төркемнәренең ит эшкәртү комплексын төзү буенча проектны гамәлгә ашыру башлана.  

Дәүләкән ит ярымфабрикатлары комбинаты үсешә. Ул республикадан читтә дә билгеле. Аның пилмән, манты, өчпочмаклары конвейердан ук бар ил буенча тарала. Предприятие ел саен 5 мең тонна продукция җитештерә.

Сорау яхшы булуны исәпкә алып, Дәүләкәндә җитештерүне киңәйтергә карар иттеләр һәм яңа цех әзерлиләр. Проектка 140 миллион сум инвестиция салына. 100 яңа эш урыны булачак, продукция күләме 1,5 тапкырга артачак.

Шулай ук “Белорет” үсеш территориясенә тагын бер резидент керде. “АВиК” предприятиесе ит ярымфабрикатлары, тозланган, пешерелгән, какланган ит чыгарачак. Проект чагыштырмача зур түгел, инвестицияләр күләме  – 3 миллион сум. Әмма республика өчен бизнесның эресе дә, уртачасы да, вагы да мөһим. Шуңа барысына да бертигез ярдәм итәчәкбез”.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: