Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 июль 2021, 13:48

Быел кишергә ни булган?..

Әллә аңа да коронавирус тигәнме?

Быел кишергә ни булган?..
Быел кишергә ни булган?..
Быел кишергә ни булган?..
Быел кишергә ни булган?..

Җәй җитеп, яшелчә-җимеш уңышы өлгерә башлауга, гадәттә, хаклар төшә торган иде.

 

Әмма быел, нигәдер, бәяләр баш бирергә теләми: арталар да арталар. Мәсәлән, кызыл чөгендер һәм кишер хаклары кинәт югарыга менеп китте. Башстаттан әйтүләренчә, 2020 елның декабреннән 2021 елның июненә кадәр кишер бәясе 321 процентка кыйммәтләнгән. Бүген кибетләрдә бу яшелчәнең бер килограммы уртача 98,7 сум тора. Исең китәрлек!

 

Ни өчен шулай? Әллә яшелчәләргә дә коронавирус тигәнме? Бу сорауга шушы көннәрдә Башкортстанның сәүдә министры Алексей Гусев җавап бирде.

 

“Монда берничә сәбәпне атарга кирәк, – диде ул. – Беренчедән, яшелчәләрнең кыйммәтләнүе сезонга бәйле. Гадәттә, иң түбән хаклар сентябрьдә була. Аннары яшелчәләрне саклау бәяләре арта башлый. Продукция запасы азайган саен да хаклар күтәрелә бара”.

 

Әлбәттә, бу – яңалык түгел. Әмма бәяләрнең быелгы кебек 300әр процентка артуы башка сыймаслык хәл. Алексей Гусев аңлатуынча, бу әлеге дә баягы коронавируска да бәйле икән.

 

“Бездә узган ел көньяк республикалардан килеп эшләүчеләргә зур кытлык күзәтелде. Шуңа авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең күбесе чәчү мәйданнарын кыскартырга мәҗбүр булды. Шул сәбәпле, әле яшелчә саклау урыннарында запас күп түгел, – дип бәян итте министр. – Икенче момент: кайсыбер илләрдә локдаун игълан ителү дә бәяләргә йогынты ясады. Чөнки сәүдә чылбыры өзелде, шул исәптән яңа уңыш белән тәэмин итүчеләр белән дә бәйләнеш киселде. Бу хәл дә яшелчәләрнең хакына тәэсир итте”.

 

Быел, үз бакчасы булып, күпләп яшелчә үстерүчеләр отачактыр, мөгаен. Ни дисәң дә, үзең үстерүгә җитми: сыйфатлы да, кайдан сатып алырмын дип баш ватасы да юк. Уңышы гына сынатмасын.

 

Фото: http://fotokto.ru

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: