Барлык яңалыклар

Сугыштан кайтмаган яшь актерлар - 2

ГУЛЯ (МАРИОНЕЛЛА) КОРОЛЕВА (1922 – 1942).

ГУЛЯ (МАРИОНЕЛЛА) КОРОЛЕВА (1922 – 1942).
Ул бала вакытта ук “Каштанка” фильмында эпизодта уйный. Аннары
«Бабы рязанские» фильмында төшә. 12 яшендә “Партизан кызы” фильмында Василинка булып уйный. Бу уңышлы эше өчен “Артек” лагерына юллама белән бүләкләнә.
Арытаба «Я люблю» һәм «Солнечный маскарад» фильмнарында уйный.
Сугыш башлангач, Уфада эвакуациядә була, госпитальдә яралыларга ярдәм итә. Ире сугыш башланган елны һәлак була. Гуля кечкенә улын әнисенә калдырып, үзе теләп фронтка китә һәм 280нче укчылар полкында санинструктор булып хезмәт итә.
1942 елның 23 ноябрендә Паньшино хуторы янында (Сталинград) 56,8нче биеклек өчен барган сугышта һәлак була. Шул сугышта авыр яралы 50солдатны яу кырыннан алып чыга.
Командир һәлак булгач, солдатларны атакага күтәрә, беренче булып дошман окопларына бәреп керә, берничә граната ташлап, 15 немец солдаты һәм офицерларын юк итә. Авыр яралангач та коралын ташламый, ярдәм килгәнче сугыша.
Бу батырлыгы өчен кыю кыз (вафатыннан соң) Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Фото:syl.ru
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: