Барлык яңалыклар

Башкортстанда бал кортлары күпләп кырыла

Моның сәбәбе нидә?

Республика умартачылары чаң кага: төбәктә күпләп бал кортлары кырыла.
Умартачылар фикеренчә, моның төп сәбәбе – авыл хуҗалыгы басуларын ашламалар белән эшкәртү. Бүген “Коммерсантъ” бу темага матбугат конференциясе уздырды. Чарада БР буенча Россельхознадзор идарәсе, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең башкорт референт үзәге, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, умартачылар, журналистлар катнашты.

Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров: “Умартачылык хакындагы законга үзгәрешләр кертергә әзермен”, – ди.
Чиновник белдерүенчә, умартачылык хакындагы федераль законга ярашлы, аграрийлар басу-кырларны корткычлардан пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртәчәкләре турында умартачыларны алдан (умарталарны эшкәртү урыннарыннан ераккарак күчереп өлгерсеннәр өчен) кисәтергә тиеш.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: