Барлык яңалыклар

Гаджет та кермәс араларга!

Хәзер сөйгәнеңнең кочагын да, назлап үбүләрен дә алыштыручы гаджетлар бар икән.

Хәзер сөйгәнеңнең кочагын да, назлап үбүләрен дә алыштыручы гаджетлар бар икән.
Бу исемлектә беренче итеп, House Of Haptics төркеменең Hey гаджеты карап үтик. Бу парлы беләзек ярдәмендә гашыйклар бер-берсенә диңгез артыннан да “кагыла” ала. Беләзекнең махсус ике урынына кагылсаң, кешенең смартфонында махсус кушымта сигнал кабул итә һәм аны икенче беләзеккә җибәрә. Теге беләзек кысылып куя һәм сөйгәне беләгеннән тоткан тойгы уята. Уйлап табучылар мондый беләзекләрнең файдасын санаганда имтихан тапшыру, эшкә урнашу кебек дулкынландыргыч мизгелләрне атап үткән. Яныңда якын кешең булу хисе кыюлык өсти бит. Шулай ук җәмәгать урыннарында гашыйклар бер-берсен кочаклый яки кулыннан да тота алмаса, беләзек ярдәмгә килә. Моннан тыш, бу әйберне “фитнес-беләзек” яки “акыллы сәгать” итеп тә кулланып була.
Икенче гаджет – Pillow Talk мендәрләре. Бу парлы мендәрләрнең хәйләкәр электроника урнаштырылган парлы каешлары да бар һәм алар челтәргә тоташтырылган. Һәр мендәрнең кечкенә идарә итү панеле, динамигы һәм светодиодлары бар. Каешлар кием эченнән күкрәккә киелә һәм йөрәк тибешен “тота”. Гашыйкларның берсе мендәренә ятса, икенче мендәр дә шулвакытта җылына һәм бераз яктыра. Шуннан соң мендәрдә ятучы сөйгәненең йөрәк тибешен ишетә башлый һәм аны янында итеп хис итә.
Читтән торып үбүшү, кочаклашу турында бик күптәннән уйлыйлар икән. Like-A‑Hug жилетлары да шул уйланулар нәтиҗәсенең берсе. Бу жилет социаль челтәрләрдәге “лайк”ларны җыя. Берәр фотогыз яки язмагыз янында “йөрәк”кә басалар икән, жилет чак кына кабара һәм кочаклау тойгысын тудыра.
Sense-Roid жилеты тагын да кызыклырак. Аңарда хәрәкәт сенсоры урнаштырылган. “Лайк” куйган кеше дә бу жилетны кигән очракта җавап итеп сез дә аны “кочаклый” аласыз. Гадирәк итеп әйткәндә, интернет аша кочак җылысын җибәрү була бугай инде. Хәер, моның өчен социаль челтәрләргә кереп тору да кирәкми. Нибары жилетның һавасы чыксын өчен үз-үзеңне кысыбрак кочакларга кирәк. Парыңның жилеты исә бу вакытта шул кадәр үк һаваны үзенә суырачак. Әнә шулай “кочаклашасыз” да куясыз инде.
Читайте нас: