Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
28 июнь 2021, 15:10

Тулай торак бүлмәсендә – ач, хәлсез сабый

Әни кеше шундый була микәнни?!

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә полицейскийлар тулай торак бүлмәсендә ачлыктан хәлсезләнеп беткән сабыйны табып алган.
Полициягә бер ханым шалтыратып, берничә сәгать дәвамында тулай торак бүлмәсендә бала елавы, ишекнең бикле булуы турында хәбәр иткән.
Полицейскийлар яшь гаиләнең бу бүлмәне арендалап яшәвен ачыклый. Алар килгәндә бала өйдә ялгыз була. Ана кешенең кем булуын, аның телефон номерын ачыклыйлар. Шалтыратканнан соң гына хатын тулай торактагы бүлмәгә килгән.
Бүлмәгә кергәч, полицейский подгузнигы тулган, ачыккан, хәлсезләнгән баланы күргәннәр. Идәндә чүп-чар тулы капчыклар, бүлмәдә – антисанитария. Диванда урын-җир әйберләре, суыткычта да, өстәлдә дә азык-төлек булмаган. Аның каравы бала яткан урында пычаклар һәм башка үткер әйберләр яткан була.
Сораштыра торгач, тәртип сакчылары ир белән хатынның быел март аенда Дәүләкәннән күчеп килүләрен ачыклый. Ире көн саен акча эшләргә чыгып киткән. Акча җитмәгәнлектән, хатын да “подработкага” йөри башлаган. Алар иртәнге 9-10да өйдән чыгып китә торган... 22 яшьлек ана бүлмәгә төшкелеккә – баланы ашатырга гына кайтип китүе турында әйткән.
Полицейскийлар баланы әнисе белән балалар шәһәр хастаханәсенә җибәргәннәр, анда табиблар сабыйга берничә авыруны диагностикалаган.
Пошмас ананы моңа кадәр дә сабыен тиешенчә карамаган, тәрбияләмәгән өчен җаваплылыкка тарттырган булганнар. Хәзер РФ Җинаять кодексының 156нчы маддәсе буенча «балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү» буенча җинаять эше кузгатылган. Сабыйны әнисе ризалыгы белән Республика балалар йортына урнаштырганнар.
Читайте нас: