Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
24 июнь 2021, 13:19

Ун бала тапканмы?

Көньяк Африка Республикасында яшәүче 37 яшьлек Госиаме Тамару Ситхоле исемле хатын берьюлы ун бала тудырып, рекорд куйган иде.

Көньяк Африка Республикасында яшәүче 37 яшьлек Госиаме Тамару Ситхоле исемле хатын берьюлы ун бала тудырып, рекорд куйган иде. Хәзер хатынны психиатрия хастаханәсенә салганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Хатын ирен гаепли. Имеш, ире рекорд аркасында баемакчы була. Хатын шуңа күрә балаларын яшерүен әйтә. Аннары аны хокук саклаучылар тоткарлый һәм псхиатрларга озата.
Информация һәм коммуникацияләр буенча хөкүмәт департаменты директоры Фумла Уильямс сүзләренчә, хакимият вәкилләре бер ана ун бала тудырган очракны рәсми рәвештә теркәмәгән. Сабыйларны хастаханәләрдә дә тапмаганнар.
Шулай да бу хатын бала тудыру тарихын уйлап тапкан, ул акылдан язган дигән сүзне дә кире кагалар. Детектив журналистлар эзләп тапкан белешмә буенча, хатын чыннан да ун бала тудырган. Ул дәүләт хастаханәсендә яткан. Биш бала табигый юл белән туган, бишесен тудыру өчен кесарев кисеме ясаганнар. Шәфкать туташлары балаларны интенсив терапия бүлегенә җибәрдек дигән һәм ана шуннан соң балаларын күрмәгән.
Бер-ике көннән ул балаларны карарга тели, тик аны сак астына алу һәм психиатрия хастаханәсенә җибәрү белән яныйлар.
Хәзерге вакытта бу вакыйгада билгесез урыннар күп. Рәсми затлар, берничә хастаханә җитәкчелеге балаларның эзен таба алмавын әйтә, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак һәм фото: intertat.tatar
Читайте нас: