Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 июнь 2021, 11:55

Җиңел акча "рәхәте"

170тән артык кешегә 24 млн сумнан артык матди зыян салган турагент хөкем карары белән килешмәгән

Башкортстанның югары суды 55 яшьлек Гөлнара Яфаевага карата хөкем карарын дөрес дип тапкан. Октябрьский район суды әлеге ханымны “аеруча зур күләмдә акча үзләштерү” һәм “мошенниклык” маддәләре буенча гаепле дип тапкан. Аны 5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Гомум режимдагы төзәтү колониясендә җәза үтәргә һәм китерелгән зыянны каплатырга тиеш булган.
БР прокуратура матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 2017 елдан 2018 елга кадәр Five Stars туристик агентлык җитәкчесе Төркиягә, Гарәп Әмирлекләренә, Сочига һәм башка популяр юнәлешләргә путевкалар саткан.
Әмма чынлыкта ул гаепләнүче туристик хезмәтләр күрсәтергә дә, килешүләр буенча исәпләшергә дә җыенмаган. Путевкалар исәбенә алынган акчаны ул ничек тели, шулай туздырган.
170тән артык кешегә 24 млн сумнан артык матди зыян салган турагент хөкем карары белән килешмәгән һәм апелляция тәртибендә кабат бу эшне караткан. Әмма БР Югары суды хөкем карарын гадел дип тапкан һәм җинаятьне үз көчендә калдырган.
Читайте нас: