Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
21 июнь 2021, 12:35

Уфа кешесе посылка алган һәм бик гаҗәпләнгән

Эчендә нәрсә булган дип уйлыйсыз?

Уфада яшәүче берәү көзгелеккә куртка сатып алырга уйлаган. Һәм үзенә ошаган модельне тапкач, Инстаграммда интернет-кибеттән заказ эшләгән. Сатучы белән хакын да килешкәннәр.
Соңгысы куртканың почта аша киләчәге, бәясен посылканы алгач кына түләргә кирәклеген искәрткән. 37 яшьлек иркәй шатланып ризалашкан.
Берәр атнадан аңа посылка килүе турында кәгазь тапшырганнар. Ул аны якындагы почта бүлегеннән барып алган. Әмма ачып караса, бик тә гаҗәпләнгән - тартма эченнән куртка урынына... тукыма кисәкләре һәм поролон килеп чыккан.
Сатучы белән элемтәгә керергә тырышу да файда китермәгән – ирне “кара исемлек”кә кертеп куйганнар. Менә сиңа, мә!
Читайте нас: