Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
21 июнь 2021, 12:15

Кош сабыен яклап, малайның күзен чыгарган

Бу хәл Салават районында булган.

Һәрбер ана үз баласын яклый – адәм баласы булсынмы ул, кошмы, җанвармы, җәнлекме... Дошманының кем булуына карап тормый.
Шушы көннәрдә әлеге сүзләргә дәлил булырдай хәл күзәтелгән – Башкортстанның Салават районында ябалак баласын яклап, үсмер малайга һөҗүм иткән һәм ... аның күзен чыгарган.
Районның “Юрүзән” гәзите хәбәр итүенчә, малайлар Тикәй авылы янында елгада су кергәннәр. Инде кайтыр юлга чыккач, малайларның берсе үлән арасында ябалак баласын күреп кала һәм үзе белән алып китәргә уйлый. Әмма ана ябалак сабыен бирергә уйламый – ул малайга һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, үсмернең күзе зыянлый. Аны дәваханәгә алып киләләр. Тик, кызганычка каршы, зыянлаган күзне саклап кала алмыйлар. Баланың күзенә берничә операция ясыйлар...
Читайте нас: