-6 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Гәзиткә язылу
Telegram
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 гыйнвар 2021, 22:55
Рөстәм Нәбиевны ник самолеттан төшереп калдырганнар?
Һәр илнең үз законы шул.
Күпләргә таныш Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган – аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
Bash.news
хәбәр итүе буенча, менә ике атна инде блогер-инвалидны АКШта вак-төяк маҗаралар озатып йөри икән. Ике атна дәвамында Рөстәмебез Лас-Вегастан Лос-Анджелеска очарга маташа.
Ә маҗаралар болай башланган: Рөстәм иң башта рейсына соңлаган. Икенче рейс белән очарга тиеш булган, ләкин килеп чыкмаган. Аннан ул поездга утырырга һәм икенче шәһәрдән очарга уйлаган. Тик менә өченче “попытка”сы да барып чыкмаган – блогерны тагын самолеттан төшереп калдырганнар.
Баксаң, судно капитаны аның гамәлләренә зарланганнан соң, егеткә 1100 долларлык штраф салырга җыенганнар. Бәхеткә каршы, аннан ул штрафны түләтмәгәннәр, ә менә блогерның әйберләре барыбер дә Лос-Анджелеска очкан.
Нәтиҗәдә, Рөстәм барасы җиренә барыбер барып җиткән. Әмма бөтенләй икенче самолетта! Чөнки якташыбызны самолеттан төшереп калдырган авиакомпания аны кара исемлеккә керткән.
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде