Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
11 гыйнвар 2021, 12:05

Зарланырлыкмы соң безнең тормыш?!

“Ах” иткән саен “ух” итә, зарланган саен зарлана хәзер кеше. Тәүге карашка, сәбәбе дә бар кебек аның. Дөньясы да авыр кебек, эше дә күп кебек, акчасы да юк кебек...

“Ах” иткән саен “ух” итә, зарланган саен зарлана хәзер кеше. Тәүге карашка, сәбәбе дә бар кебек аның. Дөньясы да авыр кебек, эше дә күп кебек, акчасы да юк кебек... Тик иркенләп утырып уйласаң, шулай ук зарланырлыкмы соң без яшәгән дәвер? Бәлки булганына канәгать булып, шөкер итмибездер? Тормышның, эшнең, туганлыкның кадерен белмибездер? Илеш районы Лаяшты авылында яшәүче 82 яшьлек Ханә Имаметдин кызы һәм 84 яшьлек Фәһит Хөсәен улы Фәттаховлар белән сөйләшкәннән соң шундый нәтиҗәгә килдем мин.
Алар икесе дә шушы авылда туып үскән.
–Икенче урамнан, елганың теге ягыннан бу ягына килен булып төштем. Ул якта Сылу апа диләр, бу якта Төпчек апамын, – дип сүз башлады Ханә әби. – Мәктәпне тәмамлагач, учка сыярлык кәгазь дә бирмәделәр безгә. Чыгып китәргә теләгең булса да, китә алмыйсың. Әнкәйнең бер генә баласы идем. Әткәй сугышта хәбәрсез югалды. Эзләп карадык, әмма аның турында бер генә мәгълүмат та тапмадык. Әнкәй 100 яшькә кадәр җитә язды, үлгәнче әткәйне кайтыр дип көтте...
7 класслык белеме белән авылда калгач, сыер да сава, сарык та көтә, башмак та карый Ханә Имаметдин кызы. Элек авылда бөтен кеше дә колхозда эшләгән бит инде ул. Авыл өстендә бер учетчица, бер бухгалтер, бер сатучы булгандыр булса, мәктәпле авылларда укытучылар булган тагын, ә калганнары – фермада.
Ә Фәһит бабай дүрт кенә класс укый алган.
–Ишкарга мәктәпкә барып карадык, өскә кияргә кием юк иде, өшетә... Укып булмады, ташларга туры килде, – дип сөйли ул. – Җәй башында милиция чакыртты. “Син ферманың көтүен көтәргә керәсең”,– диләр. “Юк!” – дим. Мин бит әле бала-чага гына. Сарык көтүе өчен җаваплылык алырга кирәк. Өч сәгать клубта куркыта-куркыта үгетләделәр. Тыңламыйча кайтып киттем. Икенче көнне тагын килеп алып киттеләр. Биш сәгатькә клубка ябып куйдылар. Инәй елый. Сыерыгызны көтүгә чыгартмыйбыз, су бирмибез диләр. Өченче тапкыр килүләрендә, инәй нык елагач, ризалаштым инде. Тугыз җәй көтү көттем. Кыш көне башмак карадым. Эшләмәгән эш калмады инде ул. Өйгә кагылып, ашап кына чыккан чаклар күп булды. Ашап дигәне дә, инәй чәй куеп тора, ипиең булса ашыйсың, булмаса ары китәсең.
Колхоз турында сүз барганда “хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән әйтемне нишләптер кулланып булмый инде ул... Фәһит Хөсәен улы хаклы ялга колхоздан чыга. 2 мең ярым (!) пенсия белән 70 яшькә кадәр килә ул. Юллап караган, әлбәттә. Әмма балачактан эшләгәннәре документка теркәлмәгән. “Эшләмәгәнсез, абзый”, – дип борып кайтарганнар.
– Язылмагач, нишлисең инде? Наданлык белән калынган. Председатель әллә ничә тапкыр укырга барырга үгетләп карады. Урысча белмәгәч, ерак китеп буламыни? Бармадым. Шулай итеп гел авыр эштә картайдым инде, – ди ул.
Уфтанып, зарланып түгел, ничек булган, шулай итеп сөйләве генә... “Хәзер ул заманнар артта калды, кабат килмәсен. Җаннар тыныч булсын, патшаларга миһербанлык бирсен”, – дип тели бүген Фәттаховлар бертавыштан.
Алар 1962 елда кавышкан. “Кавыштык дип, аерылышып та тормадык инде ул. Тугач та бергә булдык дисәң дә була. 7 сыйныфта бергә йөри башлаган идек” – дип көлешәләр үзләре.
Биш бала үстергәннәр: өч ул һәм ике кыз. Ике уллары Филүс белән Фәрис – Себер якларында, Фәнүс уллары – Чаллыда, ике кызлары Венера белән Дамира – Дүртөйледә. 9 оныклары һәм 4 туруннары бар.
–Ял көннәрендә кеше өзелми алардан. Кайталар да һәркем үз эшенә тотына.
Аеруча бакча эшләре башланса “гөж” киләләр. Бәрәңге саен бер кеше була. Күмәкләшеп күңелле итеп эшли дә беләләр, ял итә дә беләләр, – дип сөйли күршеләре бу гаилә турында.
“Бакчага тегесен утыртыгыз, монысын чәчегез, дип торган юк. Үзләре өелешеп кайталар да ни телиләр шуны утырталар”, дисәләр дә, 82 яшьлек Ханә әби белән 84 яшьлек Фәһит бабай эш кайнаган җирдән читтә калмый.
–Без соңгы рәтне казыганчы алынган бәрәңгене чүпләп, капчыкларга турырып та куялар алар, – ди кызлары Венера.
Ә бит алар икесе дә инвалид. Икешәр операция кичергән кешеләр. Ханә әби бер аяксыз, ә Фәһит бабайның йөрәгендә кардиостимулятор.
Әниләренең аягын кистермәскә тырышып, бөтен тирә-як шәһәр дәваханәләренә йөртеп чыгалар балалары. Әмма язмышыңа язылганны күрми булмый шул... Сыңар аякка калганына 10 елдан арткан инде. Шул вакыт эчендә протезлар да ясатып караганнар. Әмма уңайсыз булу сәбәпле Ханә әби ясалма аякны кия алмаган.
–Аяксыз дип тормыйм. Шушы афәт чыкканчы санаторийларга да йөри идем әле. Йөрим дип, балалар йөртә иде. Алдан мактанма дисәләр дә, бүгенгәчәсенә балаларымнан бик канәгатьмен. Әлһәмдүллиләһ, шөкер, – ди ул.
Фәһит бабай да аның сүзләрен хуплый.
–Без балаларның үскәнен күрми дә калдык инде ул. “Тәрбиялим әле” дип, утырган булмады. Хезмәт тәрбияләп үстерде элек балаларны. Өй рәтеннән бишәр бала булыр иде. Тау өяләр, окоп ясыйлар. Мәктәптә дә күп чаралар. Урам буенда тәртип бозып йөрергә вакытлары калмый иде. Берсе-берсе каарашып, безгә ярдәмләшеп, дус-тату булып үстеләр.
Үзе дә биш балалы гаиләдә үскән ул. Бүгенге көндә Ленин ордены белән бүләкләнгән абзыйсы гына исән, апалары мәрхүм инде. Күршедә генә терәлеп торган апасының йортын мәчет иткәннәр.
Бу эштә Фәттаховларның уллары төрле яклап ярдәм күрсәткән: берсе бәдрәфен эшләп биргән, икенчесе аппаратура алып биргән, җылылык үткәрүдә булышкан. Гомумән, Лаяшты халкы Филүс Фәттаховка бик рәхмәтле. Кирәк икән клубына, кирәк икән зиарат әйләндерүгә матди ярдәм күрсәтеп тора. Бу яклап Фәһит бабай белән Ханә әбинең йөзләре кызарырлык түгел. Ә тагын авыз тутырып мактанырлык бер “байлык”лары хакында әйтми үтү дөрес булмас. Кайда яшәүләренә, нинди мохиттә үсүләренә карамастан аларның оныклары да, хәзер инде туруннары да саф татар телендә сөйләшә.
– Безнең урысча аңламаганны беләләр алар, – дип мут елмая Фәһит бабай.
Ике операция кичергәннән соң йөрәге аппаратка көйләнсә дә, бүген дә авылдашларын таң калдырып, чын мәгънәсендә атлап түгел, йөгереп кенә йөргән бабайның күңелен кырган нәрсә – ул хәзерге халыкның ялкаулыгы.
–Элек күпернең бу ягында гына да 120 баш сыер була торган иде. Яланда кайдан чабып була, шуннан үләнне кыра идек. Ә хәзер ашлык алсаң, ашлыгы бар, печәнен китереп бирәләр – мал асраучы юк. Адәм көлкесе бит бу. Зарланып утырырга түгел, рәхәтләнеп җиң сызганып эшләргә кирәк, – ди ул.
Әлбәттә, олыларның киңәше бармый хәзер, алар бу заманны аңламый бит диючеләр күп. Заманны бәлки аңламыйлардыр да... Ә менә тормышны беләләр, чөнки яшәп караганнар. Димәк, сүзләренә колак салу, үзләреннән үрнәк алу һич артык түгел, сизелеп-тоелып килгән “ахырзаманны” кичектерү өчен бәлки таман гына да булып куядыр әле...
Эльмира Ибраһимова.
Читайте нас