Зәңгәр экраннарда, интернетта азык-төлек белән уйнау, аны әрәм-шәрәм итү күренешләренә еш тап булабыз. Туеп сикерә башладык түгелме?
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә һәр гаилә әрнүле, сагышлы күз яшьләре белән үз хатирәләрен барлый: инде үзләре өлкәнәйгән абый-апалар – сугыш яланыннан кайта алмаган әти-абыйларын сагына, сугыш чоры балалары – үзәкләренә үткән, авырлыгын бер ни белән дә аңлата алмаслык ачлык чоры кабатланмавын тели. Азык кадерен, икмәктән дә зуррак ризык юклыгын алардан да яхшырак белгән буын бармы икән?! Кызганычка каршы, еллар үтү белән адәм балаларында тәгам ризыкка мөнәсәбәт үзгәрә бара. Шунысы бик аяныч.
Хәтеремдә, быел ямьле май аенда сиксән сигез яшен тутыручы әнием сугыш еллары турында сүз чыкканда, аерым бер әрнү белән: “Ачлык хәле – яман хәл”, дия торган иде. Әнинең сөйләве буенча, ачлык хәлләре башлангач, аның әнкәсе көтү кайткач сыерны сава икән дә, сөтне биш баласына бүлеп бирә икән. Үзенә салмый. “Әнкәй, син сөт яратмыйсыңмыни?” дип сорыйбыз аннан. Балалык беркатлылыгы белән әнкәйнең бу гамәле “сөт балаларга күбрәк эләксен” дигән максаттан чыгып эшләнгәнен аңлап бетермәгәнбез инде” – дип хәтерли ул.
Әле сугыш тәмамлангач та дистәгә якын еллар туйганчы икмәк ашау булмаган. Ул буын вәкилләренең һәрберсе – биләүдәге сабыйдан алып ак яулыклы әбиләргә, түбәтәйле бабайларга кадәр – ризыкка тирән ихтирам белән караган, исраф итүнең әсәре дә булмаган.
Без - шул буын вәкилләренең балалары. Әти-әнидән без дә ризыкка карата тирән ихтирам, кадерләү, тәртип белән ашау кебек төшенчәләрне сеңдереп үстек. Шул ук кыйммәтләрне балаларыбызга да төшендерергә тырышып тәрбияләдек.
Мин боларны нигә язам соң? Югарыда әйтүемчә, соңгы елларда төрле халыкларда ризыкка карата мөнәсәбәтнең тискәре якка үзгәрүе тирән борчуга сала. Әллә соң туклыкта, муллыкта яшәүче кайсыбер адәм балалары дәһшәтле елларда ачлык афәтенең миллионнарча гомерләрне алып китүен онытканмы?
Телевидение, интернет, ватсапларда да ризык исраф итү күренешләре күбәйде.
“Лапша”ңны мохтаҗларга тарат!
Күптән түгел Русия телевидениесе алып баручысы, җырчы Ольга Бузова Инстаграмдагы битендә халык телендә “БП-лапша” дип аталучы тукмачлы ваннада су керүен сурәтләгән фото урнаштырды. Ачыграк итеп әйткәндә, купальниклы Бузова эссе су тутырылган ваннага йөзләрчә “БПшка-тукмач” салып, аларны “пешергән”, аннары шул ваннага кереп утырган һәм үзе әзерләгән шушы “аш”ны тәмләп караган. Һәм... “тозларга онытканмын, тәмсезлеге-е-е!” дип өстәгән.
Социаль челтәрләрдә, әйтерсең, шартлау яңгырады! Җырчы урнаштырган бу фоторәсемнәр Инстаграм битендә пәйда булу белән Бузованың фанатлары – хәер, башкалар да – аның бу кылыгына шаклар катып, “ризыктан көлү” дип атады. Фотолар астына “кешеләргә ашарга җитми, ә бу...”, “күпләрнең тамагы туйганчы ашарга мөмкинлеге юк, ә бу мәгънәсез азык белән очына”, “лапшаңны кая куярга белмисең икән, мохтаҗларга тарат!” дигән эчтәлекле ачулы комментарийләр калдырганнар.
Кайсыберәүләр, Бузова соңыннан бу тукмачны кая куяр икән, дип кызыксынды, ә күпләре аның бу кылыгын “җирәнгеч” дип атады. Бу тагын бер тапкыр җырчының, очсыз пиар артыннан куып, “кытай лапшасы” гына булса да, ризыктан күлүе турында сөйли түгелмени?
Ризык җәл түгел, иң мөһиме – кызык булсын
Үткән атнада танышым – аңа да кемдер салган булып чыкты - ватсап аша “карале, ни кыланалар!?” дип, күңелгә тиюче бер видео салды. Карадым мин аны. Коронавирус аркасында үзизоляциядә утырып арыган, үз кәефләрен үзләре күтәрергә тырышкан гаилә пары дияргә булыр иде аны. Күпләр шулай диебрәк карагандыр да, кайсыберләре бу ир белән хатынга кушылып көлгәндер. Видеоның эчтәлеге шуннан гыйбарәт: 30 яшьләр тирәсендәге ир белән хатын өстәл артында утыра. Ир билдән югары ялангач. Алларына зур коштабак белән он тутырып куйганнар. Нечкә билле зур бокалларда – кызыл шәраб. Шуны йотымлап эчеп алганнан соң, балалар уйный торган “камень-ножницы-бумага” уенын уйный башладылар. Кем отыла, шуңа җәза бирелә.
Кем әйтмешли, беренче раунд башланды. Уйный торгач, хатын отылды. Ир озак уйлап тормады, шаркылдап көлә-көлә хатынны лепкәсеннән тотып... бите белән онга батырды. Җәза шул икән. Бите онга манчылган хатын да иргә кушылып көләргә тотынды. Үзләре шәраб эчеп куярга да онытмыйлар.
Иң “кызыгы” алда иде әле. Икенче раундны башлар алдыннан онга алдан әзерләп куйган майонезны мул гына итеп салдылар. Тагын уен башланды. Хатын бу юлы да отылды. Һәм ир, күз ачып йомганчы, хәләленең битен онлы-майонезлы массага батырды. Ризык җәл түгел. Иң мөһиме – боларга кызык булсын.
Мин шуның белән боларның уены беткәндер дип уйлаган идем. Ялгышканмын. Он, майонез янына ярты кап тирәсе кетчуп та барып яткач, дәвамы барлыгы ачыкланды. Булмагач булмый икән! Бу юлы да җиңү хатынга арты белән борылды. Аның бите тагын ир кулы белән онлы, майонезлы, кетчуплы табакка капланды...
Боларның сыннары катып, тыела алмый көлгәнен күрсәгез! Имәнеч күренеш иде ул. Ара-тирә зур гына йотымлап шәрабларын да кабарга онытмыйлар.
Он, майонез, кетчуп янына соңгы “аккорд”ны... йомырка өстәде. Иң өскә аны сытып салдылар. “Бу юлы точно син отылачаксың!” диде хатын, авызына кергән онны төкерә-төкерә. Ләкин! Уйный торгач, ирнең тагын җиңүе ачыкланды. Һәм ул инде ничәнчегә хатынына алдан килешенгән җәзаны бирде. Ә онлы табактан башын калкыткан хатын башта иргә кушылып көлде, аннары ачулана башлады, азактан сүгенә-сүгенә үзенә көлеп карап торган ирен дә шул ук коштабакка бите белән каплап, үчен алды.
Менә шулай. Кемгә ничектер, минем күңелдә бу видеодан авыр юшкын калды. Ризыкка карата мондый мөнәсәбәт күреп үсмәдек без. Бәлки, балачагыбыз, үсмер елларыбыз, яшьлегебез совет чорында үткәнгәдер?
Томат баталияләрен беләсезме?
Иң аянычы – ризык исраф итү күренешләре чит илләрдә дә күп. Бәйрәм ясыйбыз дип, хәтта фестивальләр оештыралар – шулай итеп тонналап ризыкны юкка чыгаралар. Сүзнең Валенсиядән көнбатышка табан 40 чакрым читтә урнашкан Буньоль шәһәрендә ел саен La Tomatina – помидор бәрешү фестивале турында булуын аңлагансыздыр.
Гадәттә август аеның соңгы атнасында үткәрелә торган томат баталияләрен күрергә меңнәрчә туристлар килә . Помидор фестивале нәрсә ул? Шәһәр уртасындагы борынгы мәйданда сәгать 11.00 тулгач, ратушадан петарда аталар. Бу бәйрәм башланганны белдерә. Аннары шәһәргә помидорлар төялгән йөзләрчә йөк машиналары керә. Помидор бәрешүгә ике сәгать вакыт бирелә. Сигнал булу белән кешеләр җән-фарман бер-берсенә помидор бәрә башлый: кемнең – битенә, кемнең күзенә эләгә. Киемнәр кып-кызыл помидоар сутына манчыла. Карап тормыйлар. Эләксен генә! Кызык булсын!
Ике сәгать буена кешеләр бу шөгыльдән арып бетә. Кем арый, куллары белән битен каплап, ял итәргә туктый. Кагыйдә буларак, андыйларга тияргә ярамый. Сорау туа: тонна-тонна помидорны бер-береңә атышып, аңлы рәвештә аны юкка чыгару нигә кирәк?! Минемчә, мәгънәсезлек бу. Кемгәдер мондый баталияләрдә катнашу, тамаша кылу көлке тоелыр, әмма дөньяның төрле илләрендә, шул ук Африкада ачлыктан интегеп яшәүче кабиләләр ул ризыкны рәхәтләнеп ашар иде бит, шулай түгелмени?
Быел пандемия аркасында ризык исраф итү бәйрәме үткәрелмәс, бәлки, киләчәктә аның турында бөтенләй дә онытырлар әле дигән өметем бар. Хәер, кем белә...
Ә илебезгә чит илләрдән кертелгән күпме ризык, продукция санкцияләр аркасында юкка чыгарылды? Хәтерегездә булса, санкцион продукцияне 2015 елда – тиешле указ чыканнан соң юкка чыгара башладылар.
2015 елның 6 августыннан алып 2017 елның 20 ноябренә кадәр Русиядә 18 мең тонна 20 килограмм санкцион продукция юкка чыгарылды, дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорда.
Күпме ризык! Ә бит техника тәгәрмәче астына салып юкка чыгарылган ул җиләк-җимешләрне, ит һәм ит продукцияләрен, сырларны мохтаҗларга таратып бирергә була иде. Бу уңайдан дин әһелләре дә үз фикерен әйтте. Мәсәлән, Мәскәү протоиерее Алексий Уминский “ризыкны юкка чыгару идеясе – акылсызлык һәм мәгънәсезлек, илдә санкцион ризыкларны меңнәрчә мохтаҗларга таратып бирергә булыр иде” диде.
Безнең төрле ранглардагы чиновниклар санкциягә эләккән продуктларны мохтаҗларга тарату-таратмау турында баш ватканда, Германиядә моннан берничә ел элек үк бу җәһәттән актив хәрәкәт башладылар – анда кафе, кунакханә, тәгамханә, пекарня, кибет кебек оешмалар срогы чыгу вакыты җитә башлаган ризыкларны мохтаҗларга тарата. Иң мөһиме – немец закон чыгаручылары бу күренештән һич кенә дә кыенсынмый. Киресенчә! Ә Русиягә мондый хәрәкәт 2018 елда гына килеп җитте. Әмма бу эштә оешмалар түгел, әлегә аерым кешеләр генә катнаша.
Сүземне ризык кадерен белү турында башлаган идем, шул нотада тәмамлыйсым килә. Кешелек тарихы, илебез, шул исәптә Башкортстан халкы да заманында коточкыч ачлык еллары кичерде. Миллионнарча кеше шул ачлык афәтеннән үлде. Шул елларны онытмасак, ризык кадере дигән изге төшенчәне хәтердә тотсак, балаларыбызны да һәрдаим шул хакта искәртеп үстерсәк иде. “Ачлык хәле – яман хәл” дип юкка әйтмәгәннәр.