Кичә Ленинград өлкәсендәге бер өйдә янгын чыгу сәбәпле, ике өлкән кеше һәм алты (!) бала янып үлгән.
Выборг шәһәрендә яшәгән бу гаиләдәге балаларның иң кечесе - бер айлык, иң өлкәне сигез яшьлек булган. Бу хакта Выборг районының Бердәм дежур-диспетчер хезмәте белдергән.
Мәгълүм булуынча, кичә гаилә башлыгы туган көнен уздырган. Кунаклар таралгач, хуҗалар йоклаганнар. Шуннан янгын чыккан. Ут бөтен өйне ялмап алган. Кызганычка каршы, гаилә бик үк иминнәрдән булмаган. РФ Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин бу хәлне шәхси күзәтүе астына алган. Ул социаль хезмәткәрләрнең кайсысы бу гаилә белән эшләвен һәм һәлакәткә китергән сәбәпләрне ачыкларга кушкан.