Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
27 апрель 2020, 15:20

Зуринәйнең борчылуы урынлымы?

Зур вкладың булса да, күңел тыныч түгел икән ул.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә яшәүче зуринәем борчылып шалтыратты. Аңа 84 яшь, пенсионер. “Үлемтеккә дип җыйган 900 мең сум акчамны, вклад итеп, коммерция банкында саклый идем, - диде телефоннан зуринәй. - Вкладның срогы мартта бетте, ә мин, үзизоляциядә булгач, аны вакытында банктан ала алмадым”. Хәзер зуринәй, өйдән чыгарга рөхсәт булгач, банкта “без – банкрот”, “әлегә акча бирүне туктаттык”, “көненә берәр мең сум гына бирәбез...” кебек җаваплар ишетүдән куркып, коты очып утыра. Мин аны ничек тынычландырырга да белмәдем. Зуринәйнең акчалары белән нәрсә булып бетәр икән?
Регина.
Ишембай районы.
- Иң мөһиме – сау-сәламәт булсын һәм башына “үлемечле” уйлар кертергә ашыкмасын әле кадерле кешегез, - ди бу җәһәттән Русия банклары Ассоциациясе президенты, академик Гарегин Тосунян. – Зуринәгез әлеге вакытта өйдән чыкмый дөрес эшли. Ходай сакланганны саклармын, дигән. Ә акчаларына килгәндә, монда борчылырлык бер нәрсә дә юк. Алар тулы күләмдә саклыкта! Хәтта банк белән, тьтү-тьфү, берәр хәл була калса да, якын кешегез акчаларны соңгы тиененә кадәр алачак, чөнки 900 мең сум вкладларны страховкалау системасына кертелә. Акчаны кире биргәндә дә бернинди чикләүләр булмаячак – банкның ул чикләүләрне кертергә хакы юк. Шулай булгач, карантиннар, үзизоляцияләр беткәч, үзегезгә уңайлы теләсә кайсы вакытта банкка килеп, акчаларыгызны ала аласыз.

Фото: vesbiz.ru

Чыганак: АиФ

Читайте нас: