Тайландка ял итәргә барырмын дип, путевка сатып алган идем. Коронавирус аркасында бара алмадым. Хәзер миңа турфирмада ике юлның берсен сайларга киңәш итәләр: я путевка өчен 2022 (!) елдан соң компенсация алырга, я, “бу зәхмәт үткәч”, икенче путевка артыннан килергә. Ләкин минем акчамны әле үк кайтарысым килә. Нишләргә икән?
Мондый хәлдә калучылар бер Гүзәл генә түгелдер дип уйлыйбыз. Күпләрнең чит илдә ял итеп кайту хыялы коронавирус аркасында сабын күбеге кебек шартлады. Бүген үзебез һәм гаиләбезнең, якыннарыбызның иминлеген кайгырту иң беренче чиратта булырга тиеш.
Ә Гүзәлнең соравына Милли һәм халыкара туристик оешмалар берлеге генераль директоры Александр Горохов җавап бирә:
- Әле чыннан да киеренке мохиттә яшибез. Элек турфирмалар, әгәр бер клиентка путевка өчен акчаны кайтарып бирергә туры килсә, икенче клиентлардан кергән керем исәбенә бу хәлдән чыга ала иде. Хәзер андый керемнәр юк. Ә туристның путевка өчен түләгән акчасы “чылбыр буенча” ары киткән инде. Дөрес, турфирмадан акчаны тиз вакытта кайтарып бирүләрен таләп итәргә мөмкин, ләкин бу таләп теләгән нәтиҗәгә китермәячәк. Бу мәшәкатьле эш. Үз дигәнеңә ирешү өчен гариза язарга, анда Гражданнар Кодексына, “Русия Федерациясендә төп туристик эшчәнлек турында” һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы федераль законнарга таянырга, аннары гаризаны почта аша туркомпаниягә уведомление белән җибәрергә кирәк.
Ләкин мин судлар белән куркытып, турфирмаларга басым ясамаска киңәш итәр идем. Сәбәбе – аларга “испольнительный лист” дип аталучы әллә никадәр башкару кәгазьләре киләчәк, алар банкротлыкка төшәчәк. Бу хәлдән беркем дә отмаячак.
Иң яхшысы – турфирма белән сөйләшеп, ял итү срокларын күчерүгә риза булу. Пандемия үткәч, тыныч күңел белән ялга юлланырга да буладыр.