Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
27 апрель 2020, 15:30

Джек-пот кемнәргә эләккән?

"Безнең монда компенсация алып ятканны белмиләр әле. Белсәләр, көнләшеп үләчәкләр!"

Чит илгә ял итәргә китеп, коронавирус аркасында туган илгә кайта алмый калган туристларга компенсация түләүләре дөресме?
- Әйе, гамәлдән чыгарылган рейслары аркасында үзвакытында туган илгә кайта алмый калган русиялеләргә яхшы компенсация түли башлаганнар, - дип яза “Комсомольская правда”. Чит илдә “эләгеп” калган русиялеләр, түләүләр килә башлагач, көтелмәгән уңыштан бик гаҗәпләнгәннәр. Туган ил белән аерылып торган өчен властьлар – безнекеләр, Таиландныкы түгел! – яхшы компенсация түли: бер балага – 1600, бер зурга – 2400 сум. Көн саен!
Джек-пот кемнәргә эләккән соң? Кемнәр туган илгә кайтырга теләп, самолетка билет алган һәм соңгы минутта коронавирус аркасында рейсларын гамәлдән чыгарганнар. Ә андый рейслар күп булган.
Менә шул билет янган көннән алып көн саен туристларга компенсация тама. Аны 16 март - 31 май аралыгында самолетка билеты булган туристларга тәгаенләгәннәр.
- Безнең гаиләдә дүрт кеше – ир, хатын һәм ике бала. Көн саен 8 мең сум акча алабыз, - дип “КП”га сөйләгән Таиландка Новосибирскидан килгән бер турист ханым.– Башта алты көн буе түләүләр булмады, аннары беръюлы 48 мең сум килде. Новосибирскига билетыбыз 17 апрельгә алынган иде.
Бу гаилә “госуслуги” сайтында анкета тутырып, рейсларының гамәлдән туктатылуын раслаган. Барлыгы алар дәүләттән әлегә 80 мең сум алганнар.
Кайсыбер туристлар самолет булып та, кайтырга ашыкмый. Андыйлар компенсация акчасын алып, вилла арендалап ятуны хуп күрә икән. Компенсация күләме бер ай эчендә бер кешегә 72 мең сумга кадәр җыелырга мөмкин. Ә дүрт кешедән торган сибиряк гаиләсенә аена 240 мең сум түләнә дигән сүз. Сүз дә юк, зур акчалар.
Чит тарафларда кайталмый калган русияле туристлар болай дип фикер йөртә: монда – кояш, җимешләр, ярыйсы ук саллы компенсация. Ә анда, Русиядә – обсерватор, үзизоляция...
Ә әлегә бу туристлар иртән креветкалар белән тамак ялгап, кокос суты эчеп, социаль челтәрләрдәге битләрен актаралар һәм үзләренә таш аткан күпсанлы мыскыллы комментарийларны укыйлар. Хейтерлар әйтүенчә, Русиядә коронавирус алар, туристлар, аркасында килеп чыккан.
“Алар безнең монда компенсация алып ятканны белмиләр әле. Белсәләр, кайткач, таш бәрәчәкләр. Һәм көнләшәчәкләр!” – диләр туристлар.
Фото: ria.ru
Чыганак: АиФ
-
Читайте нас: