“Гадәти режимда мин бик актив тормыш алып барам, бу инде эш белән дә бәйле: көн саен 10 километр йөгерү, атнасына ике-өч тапкыр республиканың район һәм шәһәрләренә чыгу, көн буена күпләгән очрашулар... Үзизоляция баштагы мәлдә ял итү һәм җыелып киткән йорт эшләрен башкару мөмкинлеге кебек тоелган иде. Әмма бикләнеп ятарга мәҗбүр булу чынлыкта сынауга әйләнде. Минем артык ачык булуымны кайсыберләр аңлап та җитмәс, мөгаен. Чөнки түрә кеше көр, күтәренке кәефле һәм оптимист булырга тиеш. Әмма без барыбыз да кешеләр. Тормышның күңел төшенкелеге, агрессия, хәрәкәтсез ятудан ару, суыткычтан китә алмау, үз-үзеңне ашау һәм башка чорларын кичереп, мин көн саен Кытайда карантиннан соң аерылышулар саны коточкыч арту турындагы уйларга әйләнеп кайта идем”, – дигән Милана Скоробогатова.