Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең айлык хезмәт хакын коронавирус белән көрәшкә күчерәчәк.
Бу хакта ул бүген хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, ул бер айлык хезмәт хакын Башкортстан төбәк хезмәттәшлегенә ярдәм итү һәм үсеш хәйрия фондына күчерергә карар иткән. Максаты – коронавирус пандемиясе вакытында кешеләргә ярдәм итү.
“Мин берәүгә дә моны эшләргә кушмыйм. Хезмәт хаклары бәләкәй булганнарга бигрәк тә. Җитәкчеләр, сез үзегез карагыз, зинһар. Мин чынбарлыктан чыгып әйтәм. Белмим, сезнең тормыш ничектер, әмма минем шәхси чыгымнар сизелерлек кыскарды. Шуңа әлеге карарга килдек. Бу учреждение, ведомство, хөкүмәт, министрлык, башлык хакимиятендә эшләүче җитәкчеләргә кагыла”, – диде Радий Хәбиров.
Аның башлангычын беренче вице-премьер Андрей Назаров һәм башлык хакимиятенең җитәкчесе Александр Сидякин хуплаган. Тагын кемнәр кушылыр икән?