Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 апрель 2020, 12:50

Башкортстанда эшсезләр артуы фаразлана

Коронавирус аркасында кайсыберләр эшен югалтты...

Башкортстанда эшсезләр саны 50 меңгә җитәргә ихтимал.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова Кеше хокуклары буенча советның онлайн-утырышында шундый фараз бирде.
9 апрельдән илдә “Работа в России” порталында онлайн режимда эшсезләрне теркәүнең вакытлыча кагыйдәләре эшли башлады. Бүген Башкортстаннан 17 мең кеше анда эшсез буларак теркәлгән. Һәм бу – рәсми сан гына. Ә теркәлмәгәннәр саны күпме?
Исегезгә төшерәбез, “Работа в России” порталында теркәлү өчен резюме тутыру гына сорала. Бернинди документ һәм белешмәләр тапшырырга кирәкми: ведомстволар бар мәгълүматны да электрон төрдә соратып ала.
Гариза теркәлгәннән соң 11 көн эчендә кеше эш тапмаса, ул эшсез дип таныла һәм аңа пособие түләнә. Мәшгульлеккә ярдәм итү үзәкләренең хезмәткәрләре кешеләрне эшкә урнаштырырга тырышачак, әңгәмәләшү өчен юлламалар биреләчәк, резюмеләр җибәреләчәк.
Әйткәндәй, апрельдән Русиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме аена 8 меңнән 12 130 сумга кадәр арттырылды. Бу өч айга исәпләнгән һәм 2020 елның 1 мартыннан мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да тәгаенләнә. Башкортстанда, район коэффициентын исәпкә алып, пособие күләме 13949,5 сум булачак дип хәбәр итәләр министрлыктан.
Читайте нас: