Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
21 апрель 2020, 21:15

Әбинең Җиңү бүләген тартып алмакчы булганнар

Ветераннар акчасына кызыгучы аферистлар да тик ятмый.

Билгеле булуынча, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына, блокадалы Ленинград халкына, тыл ветераннарына Путинның кушуы буенча ярыйсы ук зур суммада түләүләр билгеләнде. Сүз 50 һәм 75 мең сум түләүләр турында.
Һәр пенсионер өчен бу акчалар бик тә мөһим. Ләкин! Мошенниклар да тик ятмый. Кайсыбер намуссыз адәм актыклары өлкәннәрнең бу акчасына хуҗа булырга тырыша. Шундый хәл Сызраньдә булган. Анда өлкән яшьтәге әбигә, Җиңү бүләген алганнан соң, икенче көнне 25-30 яшьлек ир белән хатын килгән. Янәсе дә, алар бу әбидә бүлмә арендалап торырга булганнар. Хәтта, имеш тә, алдан килешеп тә куйганнар.
Әлбәттә, беркем дә ул аферистларга арендага бүлмә бирергә уйламаган. Әбинең андый уй башында да булмаган. Киләсе елда 90 яшен билгеләргә җыенучы әби – тыл ветераны. Ә аферистларның бар теләге – ничек кенә булса да әбинең йортына керү булган. Алар хәтта йортка кертүне таләп иткәннәр. Әби “полиция чакырам” дигәч кенә, капка төбеннән борылып китәргә мәҗбүр булганнар.
Мондый хәлләр һәрберебезнең өлкән туганы белән булырга мөмкин. Картларны якларга, сакларга, аларга игътибарлы булырга кирәклеген онытмыйк!

Фото:syzran-small.ru
Чыганак: syzran-small.ru

Читайте нас: