Соңгы ун көндә “Работа в России” порталында Башкортстаннан ун мең кеше теркәлгән.
Бу хакта республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хөкүмәт утырышында хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, бу порталда онлайн режимда эшсезләре теркәү буенча вакытлыча кагыйдәләр 9 апрельдән эшли башлады.
Ленара Иванова фикеренчә, 1 майга кадәр бездә эшсезләр саны, бүгенге белән чагыштырганда, янә ун меңгә артачак.
Исегезгә төшерәбез, “Работа в России” порталында теркәлү өчен резюме тутыру гына сорала. Бернинди документ һәм белешмәләр тапшырырга кирәкми: ведомстволар бар мәгълүматны да электрон төрдә соратып ала.
Гариза теркәлгәннән соң 11 көн эчендә кеше эш тапмаса, ул эшсез дип таныла һәм аңа пособие түләнә. Мәшгульлеккә ярдәм итү үзәкләренең хезмәткәрләре кешеләрне эшкә урнаштырырга тырышачак, әңгәмәләшү өчен юлламалар биреләчәк, резюмеләр җибәреләчәк.
Әйткәндәй, апрельдән Русиядә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме аена 8 меңнән 12 130 сумга кадәр арттырылды. Бу өч айга исәпләнгән һәм 2020 елның 1 мартыннан мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да тәгаенләнә. Башкортстанда, район коэффициентын исәпкә алып, пособие күләме 13949,5 сум булачак дип хәбәр итәләр министрлыктан.