Каринэ ханым лифтта үзенчәлекле язуга тап булган.
БР Башлыгы хатыны Каринэ ханым коронавируска каршы көрәштә иң актив кешеләрнең берсе.
Бу эшкә ул иң беренче көннәрдә үк тотынды. Башта ук табибларның фидакарьлеген күреп, аларны “безнең көннәр каһарманнары” дип атады.
12 апрельдә Инстаграмдагы үз битендә өйдә төшерелгән фотосурәтне (Каринэ ханым китап укып утыра) урнаштырды. Ханым сүзләренә караганда, ул көнне Каринэ ханым ирен – БР Башлыгы Радий Хәбировны эшкә җибәрмәгән, фотоны ире -Радий Фәрит улы үч итеп ясаган.
Каринэ Хәбирова фотога шундый коммент бирә:
— Ирем бүген өйдә. Фатир буйлап барыбызга да комачаулап йөри... Ләкин бүген аны эшкә барыбер җибәрмим. Шундый фото белән үч алды...
Каринэ Хәбирова социаль челтәрләр аша үз тормышын күрсәтү белән мавыкмый. Аның аша ул республика халкына мөрәҗәгать итә. Сәхифәләрен дәвам итеп, республика халкына да һәркем үз сәламәтлегенә игътибарлырак булсын иде, дип мөрәҗәгать итте. Кешеләрне битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә өндәде. Сәламәт калу өчен өйдә утырырга чакырды.
Китаплар укырга яратучы ханым, үзизоляция вакытында башкаларны да яхшы китаплар укырга өнди.Кызыксынучылар өчен үзе укыган китаплар исемлеген дә бастырды.
“Бәлки кем өчендер кызыклы һәм фәһемле булыр, ә кемдер, бәлки, үзенең җанына якын китапларны миңа тәкъдим итәр”, – дип язды Каринэ ханым.
Радий Хәбировның волонтер булып эшләүче хатыны Каринэ ханым бүген генә Инстаграм битендә тагын бер яңалык белән бүлеште.
Каринэ Хәбирова “кайнар линия”дә (8-800-200-34-11 (федераль); 8 (347) 273-55-44 (җирле) волонтер булып эшли.
Анда мөрәҗәгать итүчеләргә азык-төлек таратып йөргәндә, лифтта шундый бер мәгълүматка тап булган.
Игъланда шул йортта яшәүче Милана исемле хатын-кыз дару һәм азык кирәк булган кешеләргә ярдәм итәргә әзер булуы турында язган.
Төбәк башлыгы хатыны “әлеге вакытта янәшәңдә яшәгән кешеләргә ярдәм кулу сузуның бер авырлыгы да юк. Моның өчен хәстәшрлек күрә белү дә җитә”, ди.
“Килешерсез, бик яхшы фикер! Өлкән яшьтәге кешеләр онлайн заказ ясый алмый, өйдән чыгу алар өчен хәвефсез түгел.
Ә без кирәк әйберләрне юл уңае алып, кертеп чыга алабыз яки алар өчен онлайн заказ ясый алабыз.
#ДоброИзДома бик гади эш...», – ди, Каринэ ханым.
Ул башкаларны да Миланага кушылырга, ярдәмгә мохтаҗларга ихластан изгелек эшләргә чакыра...