Коронавирус белән бәйле хәл килеп тугач, Мексикада югары вазифалар биләгән барлык чиновникларның хезмәт хакларын кыскартканнар дип укыдым. Еллык премияләре дә булмый икән. Ә безнең илдә шундый мисаллар бармы?
Дәүләт корпорацияләре арасында әлегә РЖД – Русия тимер юлы гына шундый үрнәк күрсәткән. Карантин аркасында пассажирлар йөртү һәм йөкләр ташу агымы кимегән. Шуңа күрә җитәкчелек идарә әгъзаларын премияләүдән баш тарткан һәм подразделениеләр, “дочерняя” компания җитәкчеләренә дә шуны ук киңәш иткән. Башка дәүләт компанияләренең җитәкчеләре нинди финанс корбаннары китерергә әзер булулары турында әлегә дәшми әле.
Чиновниклардан Тамбов мэры Наталия Макаревич кына премиясеннән баш тарткан. Әмма! Наталия ханым акчалардан үз инициативасы белән баш тартмаган, ә губернаторның тәнкыйтеннән соң гына шулай эшләргә мәҗбүр булган. Губернатор шәһәр мэрына һәм тагын да өч депутатка әлеге болгавыр вакытта премия бирүне әдәпсезлек дип санаган. Әгәр премия эләгәсе булса, бу дүртәү “яхшы эшләгәннәре өчен” җәмгысына 600 мең сум алыр иде.