Социаль челтәрләрдә “ИВЛ аппараты барлык кешеләргә дә җитми, ә кислород баллончиклары белән үзеңне коткарып калып була” дип язалар. Ул баллончиклар бүген даруханәләрдә сатыла. Ләкин ярдәм итәме соң алар? Кем белә?
Табиб-фармаколог Андрей Кондрахин бу җәһәттән болай дип җавап бирә:
- Кислород баллончиклары сатып алу файдасыз. Стационарга эләккән кеше минутына 4 л һава агымына мохтаҗ. Ә баллончиктагы кислород иң күбе 20 минутка җитә. Ул чирлегә ярдәм итә алмый – пациентка нәкъ үпкәләрне ясалма җилләтү кирәк. Аны йөрәк һәм үпкә чирләре аркасында хәле тагын да начарайган авыр хәлдәге авыруларга карата кулланалар.
Коронавируслы чирлеләр өчен кислород баллончикларын рекламалау – маркетинг алымы. Аңа ышанырга ярамый. Кислород – ул газ, сыекчаларны тизрәк очып бетәргә мәҗбүр итә. Танау куышлыгы корыга әйләнә, чатный, шул аркада теләсә кайсы инфекцияне тиз эләктерә. Ә күбрәк күләмдә иснәсәң, агуланырга да мөмкин әле.