Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
8 апрель 2020, 15:40

Биш бәрәңге һәм ике сосискага 14 көн яшәп буламы?

Мәктәп укучыларына шундый сухпаек биргәннәр

Карелиянең Питкяранта шәһәрендә аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге мәктәп укучыларына ике атнага исәпләп, азык-төлек җыелмасы биргәннәр. Сухпаек, бер сүз белән әйткәндә.
Мактауга лаек гамәл, бер карасаң. Ләкин сухпаекның ике сосискадан, биш-алты бәрәңгедән, маргариннан, шикәр белән оннан гына торганнын күргәч, сорау туа: “Бу ризыклар ике атнага җитәрме соң?”
Питкярант районы хакимияте башлыгы Дмитрий Трошин “ВКонтакте” социаль челтәрләрендәге битендә: “Азык-төлек җыелмасын комплектлау буенча җаваплы мәктәп туклануы директоры эшеннән азат ителде. 9 апрельдән балалар яңа җыелма ала башлаячак,” дип хәбәр иткән.
Тагын да бер чыганактан бу хәлне болай дип аңлатканнар: “Мәктәп туклануы комбинатында продуктлар җитмәгән, шуңа күрә учреждение башлыгы запаста нәрсә булган, шуны биргән”.

Фото: medusa.io

Чыганак: medusa.io

Читайте нас: