Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 апрель 2020, 13:52

“Сиңа да шундый яллар насыйп булсын!”

Чын йөрәктән чыккан сүзләр рәнҗеш булып барадыр...

Чын йөрәктән чыккан сүзләр рәнҗеш булып барадыр...

Йөрәккә кадалып калган сүзләр һәм вакыйгалар еллар үтүенә карамастан, әрнеп, эчтән кырып тора икән. Шундый бер хәл турында “Өмет” укучыларына да сөйләп үтәсем килә. Бәлки кемдер сабак алыр.

Мин беренче баламны авыр күтәрдем, авыр таптым. Элек бит яшь балаң бар диеп декрет ялында утырту юк иде. Балама ике ай тулу белән, миңа да чөгендер участогы бүлеп бирделәр. Каенанама рәхмәт, баламны ул карады.

Ул елларда комбайннар юк иде әле. Чөгендерне кул белән утыйбыз, алабыз, чистартабыз, төяп озатабыз... Балага 6 ай булганда, көз көне, хастаханәгә ятарга туры килде. 40 көн ятып кайттык. Шуңа күрә чөгендер алуда катнаша алмадым, минем чөгендерне яфрагы белән җыеп фермага гына тапшырганнар. Март аенда бездә чөгендерчеләр көнен үткәрү гадәте бар иде: җыелыш, алдынгыларны бүләкләү, концерт, ашау-эчү... Чөгендер җыюда катнаша алмасам да, миңа да бүләк ясадылар. Сәхнәгә менгәндә, залдан бер апа (исемен әйтмим инде): “Аңа нәрсәгә бүләк бирәсез?! Без билдән сазга батып чөгендер җыйганда, ул бот күтәреп ял итеп ятты!” - дип кычкырды. Бүләкне алгач, катып калдым. Тамагыма төер утырды. Тик күз яшьләремә буыла-буыла шул апа каршына барып бастым да: “Апа, сиңа да шундый яллар насыйп булсын!” -дип бүләгемне тоттырып чыгып киттем. Залда гөж килеп калдылар...

Шул елның җәендә ул апа каты чирләде, хастәханә юлыннан кайталмады да диярлек.

Яшьлек белән бу вакыйга онытылган иде. Тик олыгая барган саен нишләптер ешрак искә төшә. Каргап та әйтелгән сүз түгел иде. Әмма гаепсезгә кешене рәнҗетүгә каршы чын йөрәктән чыккан сүзләр барыбер рәнҗеш булып төшәдер...

Шуңа күрә кешеләргә киңәш әйтәсем килә: сүзләрегезне уйлап әйтегез. Хәтта нык авыр сүзләр йөрәгегезгә барып кадалганда да эндәшми калырга көч тапсагыз, күңелегез тыныч булыр.

Эльмира Ибраһимова язып алды.

Читайте нас: