Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
3 апрель 2020, 16:50

Шулай ярыймы?

Ярамый, әлбәттә. Менә хәзер карап торып эшләтәләр.

Ярамый, әлбәттә. Менә хәзер карап торып эшләтәләр.
Салават шәһәре прокуратурасы чиновникаларны суд карары белән эшләтергә мәҗбүр булган. Чөнки алар 22 санлы мәктәпнең спорт залын төзекләндерергә ашыкмаганнар.
БР прокуратурасы матбугат хезмәте белдерүенчә, шәһәрнең 22 санлы мәктәбенең спорт залын күптән инде төзекләндерергә тиеш булганнар.
Аның диварлары, түшәме күгәргән, механик вентиляция эшләмәгән, һава температурасы, киенү-чишенү бүлмәләрендә дә, тиешеннән нык түбән булган.
Кулланырга яраксыз хәлгә килгән залны муниципалитет төзекләндерергә ашыкмаган.
Шуннан инде шәһәр прокуратурасы залга капиталь ремонт ясарга, дигән күрсәтмә чыгарган.
Суд карарының үтәлеше шәһәр прокуратурасы күзәтүе астына алынган.
Читайте нас: