Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
1 апрель 2020, 17:30

Табигать кытай халкыннан ничек үч алды?

Бу – уйландыра, сабак ала торган, “болай эшләргә ярамый” дип әйтәрлек вакыйга.

1 апрель – Халыкара кошлар көне.
Кошлар кайткан чорда кытайларга бәйле вакыйга искә төшә. Чөнки кытайлар – үткән гасырда чыпчыкларны кырып бетергән халык. Моны күпләрегез беләдер дә, мөгаен. Шулай да, бүген Халыкара кошлар көне икәнен исәпкә алып, аны тагын бер тапкыр искә төшерергә булдык.
Юк итәргә!
1957 елның 18 февралендә Кытайда Коммунистлар партиясенең чираттагы съездында биолог Чжоу Цзянь, кошларны һәм күселәрне юкка чыгарсак, авыл хуҗалыгы алга китәр иде дигән идея белән чыгыш ясый. Илнең ул вакыттагы мәгариф министры урынбасары булып торган Цзянь фикеренчә, яланнардагы игенне убыр чыпчыклар ашап торганга күрә кытайлар ачлыкны җиңә алмый. Үз вакытында Бөек Фридрих шундый кампания үткәргән һәм аның нәтиҗәләре искиткеч булган, дип сөйләүләре белән ул партия әгъзаларын ышандыра.
Кытай лидеры Мао Цзэдун да аның фикере белән тиз килешә. Чөнки авылда үскән малай крестьяннарның корткычлар белән көрәшүен үз күзләре белән күрә. Ә 1958 елның 12 февралендә ул тарихи указга кул куя. Документта илдәге бар күсе, чебен, черки һәм чыпчыкларны юкка чыгару кирәклеге турында бәян ителә.
Кытай халкы указны шатланып каршы ала һәм табигатьнең документта күрсәтелгән вәкилләрен аулауга керешә. Чебен-черки һәм күселәр белән баштан ук эш пешми. Теләсә нинди шартларда яшәүгә яраклаша алган күселәрне юкка чыгару гаять катлаулы була. Ә чебен белән черкиләр үзләренә каршы көрәш башланганын исәпкә дә алмыйлар. Таякның авыр башы чыпчыкларга төшә.
Тәүдә кошларны агуларга һәм көч белән тотарга маташалар. Әмма бу алымнар әллә ни нәтиҗә бирми. Шуннан соң чыпчыкларны алҗытырга дип карар итәләр. Бар халык – карты-яше, мәктәп укучылары – иртәдән башлап кичкә кадәр кошларга чүпрәкләр болгыйлар, кәстрүлләргә сугалар, кычкыралар-сызгыралар. Тавышка курккан чыпчыклар, акылдан язган кебек, бер кешедән икенчесенә очалар һәм, һавада озак бөтерелү сәбәпле, хәлләре бетеп, җиргә егылалар. Чөнки чыпчыклар һавада 15 минуттан артык тора алмый. Җиргә килеп төшкән кошларны үтереп, өемгә ыргыта баралар. Әлбәттә, калган вак кошлар да әлеге ауга эләгә. Кош үләксәләреннән зур-зур өемнәр барлыкка. Бу хәлләр турында, зур казанышка ирешкән кебек, матбугат битләренә язалар.
Чыпчык аулау эшенә мәктәп укучыларын да күпләп җәлеп итәләр. Аларны хәтта дәресләрдән алып, рогаткалар биреп, кошларга атарга, ояларын туздырырга җибәрәләр. Аеруча күп кошларның башына җиткән укучыларны грамоталар белән бүләклиләр.
Кампаниянең беренче өч көнендә үк Пекинда һәм Шанхайда миллионга якын кош юк ителә. Ә бер ел дигәндә ике миллиард чыпчык һәм башка вак кошлар үлем тырнагына эләгә. Бу “уңышларга” башы әйләнгән Кытай халкы бәйрәм итә, шатлана. Күсе, чебен һәм черкиләр турында да оныталар. Аларга кул селтиләр, күрәсең. Ә чыпчыкларның бәргәләнеп җиргә төшүләрен тамаша кылу күңелле вакыйгага әйләнә. Мондый хәлгә каршы чыгучылар да булмый. Аңлашыла да: башка төр фикер әйтү партиягә каршы бару дигәнне аңлата. Ә бу кемгә кирәк?
1958 ел ахырына Кытайда чыпчыклар калмый, диярлек. Халыкның горурлыгы эченә сыймый.
Уңыш кыйммәткә төшә
1959 елда “кошсыз” Кытайда моңа кадәр булмаган уңыш үсә. Хәтта скептиклар да уңышның “чыпчыкларга каршы чаралар” нәтиҗәсендә уңуына инанырга мәҗбүр була.
Күбәләк кортлары, саранча, бет һәм корткычлар үрчүне исә исәпкә алмаска тырышалар. Гомергә күрелмәгән уңышка исләре киткән Кытай халкы өчен корткычлар вак мәшәкать кебек кенә күренә. Әмма тагын бер елдан соң хәлләр җитди кискенләшә...
1960 елда авыл хуҗалыгы корткычлары шулкадәр күбәя ки, аларның кайсысы нинди культурага зыян салуын аңларлык та булмый. Кытайлар аптырашта кала. Бар оешма эшчеләрен һәм мәктәп укучыларын тагын яланнарга чыгаралар – бу юлы инде корткычларны җыю өчен. Ләкин нәтиҗәсе күренми: бөҗәкләр коточкыч тизлектә үрчи. Аларны кул көче белән җыеп бетерерлек булмый. Саранча, күбәләк кортлары һәм башка зыян салучы бөҗәкләр игеннәрне кырып беткәннән соң урманнарга күчәләр. Хәзер инде корткычлар тантана итә.
Илдә ачлык башалана... Телевизор экраннарыннан “болар барысы да вакытлыча авырлык, тиздән барысы да җайланачак” дип, халыкны тынычландырырга тырышалар. Әмма ачлык үтә дә җитди төс ала: кешеләр күпләп үлә башлый. Алар нәрсә таба, нәрсә туры килә – шуның белән туеналар, кайсыберләр хәтта тиредән ясалган әйберләр ашыйлар.
Ил халкы паникага бирелә. Партия әгъзалары да куркуга төшә. Иң гади исәпләүләр буенчы гына да Кытайда ачлыктан якынча 30 миллион кеше үлә.
Ниһаять, ил җитәкчелеге бу коточкыч бәланең чыпчыкларны юкка чыгарудан башланганын аңларга һәм танырга мәҗбүр була. Алар, ярдәм сорап, Советлар Союзына һәм Канадага мөрәҗәгать итә. Совет һәм Канада җитәкчелеге, Кытайның тиз арада кошлар кирәклеге турындагы үтенеченә аптыраса да, кире какмый. Алар чыпчыклар тутырылган вагоннарны Кытайга озаталар.
Бу илгә китерелгән кошларның куанычы чиксез була: алар мыжгып торган бөҗәкләрне ашап кинәнә. Шуннан башлап Кытайда чыпчыкларга карата иң сакчыл мөнәсәбәт.
Читайте нас: