Яшерен-батырын түгел, безнең чиновникларның, шул исәптә район хакимияте башлыкларының да, кыйммәтле иномарка дисәң, һушлары китә. Ни өчен? Республикабыз бюджеты шулкадәр баймыни? Тыйнаграк машиналар сайларга булмыймыни?
Ни гаҗәп, республика чиновниклары, чыннан да, кыйммәтле машиналар сатып алырга омтылулары белән аерылып тора. 2019 елда сатып алулар кампаниясе нәтиҗәләренә ярашлы рәвештә, муниципалитет чиновниклары өчен кыйммәтле автомобильләр сатып алу буенча Башкортстан “топ-10”га кергән. Бу хакта Гомумрусия халык фронтының урындагы бүлекчәсендә дә хәбәр итәләр.
Кайсы район чиновниклары “шиковать” итәргә ярата соң? Мәсәлән, Мәләвез районы хакимияте исрафчылык буенча федераль рейтингта җиденче урынга менеп кунаклаган: биредә бәясе 2 млн 499 мең сумлык булган Toyota Camry сатып алуга заявка биргәннәр. Ә бит Русиядә 2016 елдан алып сатып алуларның югары бәясен көйләүче карар әле булса гамәлдә. Шул документка ярашлы рәвештә, 2,5 млн сумлык автомобиль район хакимияте башлыгына түгел, ә федераль министрга рөхсәт ителә.
Башкортстанда кабул ителгән документлар исә чиновникларга 1,5 млн сумнан кыйммәт булмаган машиналар сатып алырга рөхсәт итә.