Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
1 апрель 2020, 16:15

Иң кыйммәт бензин Башкортстандамы ?

Бензин хакы буенча без ничәнче урында?

Эшем шундый – ил буйлап күп йөрергә туры килә. Кайда барсам да, Башкортстанда бензин хакының кыйммәт булуын күреп кайтам. Әллә мин хаклы түгелме? Бензин хакы буенча без ничәнче урында ул?
Р. Идрисов.
Бөре районы.
РИА аналитиклары тарафыннан төзелгән Русия төбәкләре рейтингында 2020 ел башына бензин хаклары буенча Башкортстан 40нчы урынны алып торган. Тикшерүләргә ярашлы рәвештә, гыйнвар аенда АИ-92 маркалы бензинның бер литры 42,16 сум торган. Бу - 2018 ел күрсәткече белән чагыштырганда 2% күбрәк. Димәк, республикада яшәүче бер кеше уртача айлык хезмәт хакына 744 литр АИ-92 маркалы бензин сатып ала ала, дигән сүз.
Иң очсыз бензин – Ямал-Ненец һәм Ненец автономияле округларында һәм Мәскәүдә, диләр. Иң кыйммәт бензинны Кабарды-Балкар, Карачай-Черкес һәм Дагыстан халкы сатып ала.
Ут күршебез Татарстан – рейтингта 34нче урында: анда бер кеше уртача айлык хезмәт хакына 778 литр бензин сатып ала ала.

Чыганак: АиФ.

Фото: 123ru.net

Читайте нас: