Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
1 апрель 2020, 15:16

Хайваннарны Конституция ничек яклар?

“Моны Конституциягә ничек кертү турында уйларга кирәк”, - диде РФ Президенты Владимир Путин.

Былтыр 10 июльдә Дәүләт Думасында үсмерләрне хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә кылган өчен җинаять җаваплылыгына тарттырырга мөмкин булган яшьне 16 дан 14 кә түбәнәйтергә тәкъдим иткәннәр иде. 28 ноябрьдә Хөкүмәт приютларда хайваннарны тоту кагыйдәләрен раслады. 4 декабрьдә хайваннар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең яңа тәртибе турындагы карар расланды. Норматив-хокукый акт 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
РФ Президенты Владимир Путин табигатьне саклау системасы бөтен дөньяда, аеруча Русиядә үзәк тема булып тора диде. Ул шулай ук хайваннарга җаваплы мөнәсәбәтне беркетү һәм илнең табигый ресурсларын саклау идеясен дә хуплады.
“Моны Конституциягә ничек кертү турында уйларга кирәк”, - диде ул. Бу идеяны аңа спортчы-паралимпияче Сергей Бурлаков тәкъдим итте. Конституциядә әлеге вакытта табигатьне һәм экологияне саклау мәсьәләсе беркетелгән. Яңа формулировканы җитди карарга кирәк, диләр белгечләр дә.
Чыганак:news.rambler.ru
Фото: m.academ.info
Читайте нас: