Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
31 март 2020, 17:30

Глобаль җылыту — исбат ителгән факт

2019 елның 25 сентябрендә океан һәм криосферага багышланган БМОның климат үзгәреше буенча хөкүмәтара экспертлар төркеме сайтында басылган дөнья галимнәре доклады бөтен дөньяда каты бәхәсләр кузгатты.

2019 елның 25 сентябрендә океан һәм криосферага багышланган БМОның климат үзгәреше буенча хөкүмәтара экспертлар төркеме сайтында басылган дөнья галимнәре доклады бөтен дөньяда каты бәхәсләр кузгатты.
Бозлыкларның зур тизлектә массаларын югалтулары турында галимнәр белдереп кенә тора. Алар бозлыкларны моңа кадәр берничәсен генә тикшергән булсалар, хәзер исә тикшеренү даирәсен тагын да ныграк киңәйткәннәр. Мәсәлән, моңа кадәр бозлыкларның массасына артык зур игътибар бирелмәгән булса, соңгы елларда галимнәр ныграк шуны күз уңында тотып эшләгән. Хәзер алар Юлдаш мәгълүматларына таянып, бозлык системаларының реаль масса югалту күләме артыннан ныклап күзәтә башлаганнар. Чөнки бозлыкларның эрү күрсәткеченә таянып Дөнья океанының күтәрелү дәрәҗәсен билгеләп була ди галимнәр. Тикшеренүләрдән соң түбәндәге ачыкланган: хәтта кечкенә бозлыкларны бергә кушканда, алар Гренландия кадәр була. Мәсәлән, 2006—2015 еллар эчендә Гренландия ел саен — 280 млрд., Антарктида — 155 млрд., калган бозлыклар исә елына 220 млрд. тонна бозын югалткан. Бу чор эчендә аларның диңгез күтәрелүенә бергә салган өлешләре елына 1,8 миллиметрга тиң булган. Океан өслеге күтәрелүенең гомум тизлеге елына 3,6 миллиметр тәшкил иткән.
Арктика сыман җир йөзенең бер төбәге дә җылыну кичерми ди галимнәр. 2016 — 2018 елларда анда температура 1980 елдан алып 2010 елга кадәр күзәтелгәнгә караганда 6 градуска югарырак булган. Бу климатның табигый үзгәрешенә караганда югарырак. Галимнәр белдерүенчә, Арктиканың җылынуы кар явуның кимүенә китерә. Читтән караганда яхшы сыман — кар азрак яуган саен урам тазартучыларга эш кими — кар ташып азапланмыйлар. Әмма галимнәр раславынча, кар азрак яуса, температура да өскә менә. Бу исә үз чиратында урман янгыннары артуына китерә. Туңлыклар деградацияли, инфраструктура өчен куркыныч туа. Елгаларның боздан иртә арчылуы иртә ташкыннарга китерә. Бу хәл урындагы халыкның көнкүренешенә дә йогынтысын ясамыйча калмый. Елгаларда без күреп күнеккән балыклар кими, моңа кадәр күз күрмәгәннәре пәйда була башлый. Билгеле ки, табигать көйсезлекләре үзе белән яңа чирләр дә алып килә.
Галимнәр ясаган төп нәтиҗә — бөтен дөнья буйлап поляр һәм таулы төбәкләрдә актив үзгәрешләр бара. Тик кешелек дөньясы табигать үзгәрешләренә каршы торырга әзерме соң? Климатның глобаль үзгәрешен кире кага ала алырбызмы? Кире кагып булса, сәясәтчеләр нинди карарлар кабул итәрләр? Чөнки галимнәрнең эше кисәтү һәм киңәшләр бирү, ә соңгы карарны сәясәтчеләр кабул итә.
Галимнәр бүген нинди чишелешләр тәкъдим итә соң? Әлбәттә, кешелек дөньясы иң беренче чиратта газ бүлеп чыгаруны киметергә тиеш ди алар. Ягъни сәнәгатьнең зарарлы матдәләрен чыгарып ташлауларын киметү. Күзәтүләр хәвефнең елдан-ел артуын күрсәтә. Галимнәр һава темпертурасын 1,5 градуска түбәнрәк тотарга кирәк дип белдерә.
Икенче стратегия — адаптация ягъни ияләшү. Кеше бу юнәлештә дә туктаусыз эш алып барырга тиеш. Мәсәлән, яр буе шәһәрләрендә дамбалар төзү, су агып чыгу системаларын урнаштыру, таулы районнарда таулардан балчык ишелүдә саклык чаралары, бозлыклардагы күлләрдә саклаучы инженер корылмалары төзү, һ. б. төрле чаралар алар.
Җир йөзенең глобаль җылынуы исбат ителгән факт ди галимнәр. Бу мәсьәләдә галимнәр арасында бәхәс юк. Температура акрынлап арта. Дистә ел элек кенә кешелек дөньясы җир йөзенең акрынлап җылынуына һәм аңа кешенең йогынты ясавына ышанып та бетә алмый иде, хәзер исә үзгәрешләр гади күз белән дә күренеп тора. Инде кешелек дөньясын башка мәсьәлә борчый: теге яки бу төбәктә ни булды, нинди саклану чаралары кабул ителә, нинди нәтиҗәләргә китерде һәм фаразлар нинди? Без хәзер аңлыйбыз ни булачагын, әмма ул ничек һәм нинди масштабларда булыр — бусы аңлашылып бетми. Экосистема ничек үзгәрер? Океанда су әйләнеше ничек булыр? Мондый сораулар бик күп.
Галимнәр XXI гасыр ахырына Кавказ һәм Ерак Көнчыгыштагы бозлыклар — 75 процентка, Үзәк Европада — 80, Азиядә 50 процентка кадәр кимиячәк дип фаразлый. 2050 елга Кавказдагы бозлыклар икеләтә диярлек кимиячәк. Мәсәлән, соңгы 20 ел эчендә генә Эльбрус тавы 23 процент боз массасын югалткан. Галимнәр фаразына караганда, кар да елдан-ел саранрак явачак. Кайбер елларны бөтенләй яумаячак. Мәсәлән, быел Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургтагы сыман. Хәер, без, кырыс Урал климатында яшәүчеләр, үзебез дә җылынуны ныклап тоябыз. Кыш быел бездә җылы булды — кулга хәтта бияләй дә кимәдек диярлек. Февральнең ел саен җылы булуына күнегеп барабыз. Ә бит ул — кышның иң салкын ае. Элек халкыбыз февраль салкыннарын “февраль суыклары үгезнең мөгезен сындырырмын” дигән сынамыш тиктомалдан чыкмаган бит.
Бүген без глобаль җылыту дәверендә яшибез һәм моның белән килешергә тиешбез. 2019 елның сентябрендә галимнәр Арктика бозлыкларының иң аз мәйданын теркәгән — 4,15 млн. квадрат километр. Галимнәр тагын болай дип тә белдерә: дөньякүләм белән чагыштырганда Арктика бозлары тиз эреми. Бозлыклар эреми, ә җимерелә ягъни ярыла. Бозга эрер өчен күп җылылык кирәк, ә менә аңа ярылырга зур булмаган җылылык тибрәлеше дә җитә икән. Шуңа күрә галимнәр буенча, 2100 елга Арктика бозларының 40 процентка кадәр кимүе ихтимал.
Арктикада глобаль җылыту төньякның 4 миллион халкы өчен генә куркыныч тудырмый. Бозның эрүе йөзләрчә миллион кеше яшәгән территорияләрдәге һава торышын үзгәртә. Арктика һавасы Русия, АКШ һәм Европанең урта полосасына торган саен ешрак бәреп керә. Ул Арктика өчен җылы булып саналса, безнең өчен бик салкын һава агымы ул. Әгәр кешелек дөньясы чаралар күрүгә тотынмаса бу процесс көчәячәк кенә ди галимнәр.
Былтыр дөнья океаны дәрәҗәсе 10 ел элеккә караганда 2,5 тапкырга күбрәк тәшкил иткән. Бу исә 2050 елга утрауларда яшәүче 1млрд. кеше ташкыннар һәм давыллар көчен тоячак дигән сүз. Галимнәр раславынча, климат үзгәрүе нәтиҗәләрен иң беренчеләрдән булып Тын һәм Һинд оеканнарындагы кече утрау дәүләтләре тоячак. Мәсәлән, Кирибати һәм Гавайя утрауларының 30 елдан соң җир йөзеннән юкка чыгуы мөмкин. Ә инде диңгез тигезлегенең артуы һәм көчле давыллар диңгез буе калалары һәм илләре, мәсәлән, Венеция, юк су астында калуына китерүе ихтимал.
XXI гасырда климат һөҗүмен таулар һәм утраулар кабул итәчәк. Вакыйгалар бу тизлектә барса, XXII гасырда әйдәүче илләрне һәлакәт көтәчәк. 2100 елда дөнья халкының 15 проценты авыл хуҗалыгын алып бару мөмкинлеге булмаганлыктан ачлыкка интегәчәк. Тагын 15—50 проценты су басу һәм корылык куркынычы астында яшиячәк. Шуңа күрә хәзер һәр ярты градуска күтәрелү дә киләчәк тормыш өчен зур әһәмияткә ия.
Климат үзгәрешенең төп сәбәбе — парник эффекты. Аны кеше көчәйтә, әмма кеше аны туктата да ала. Безнең киләчәк шушы зарарлы матдәләрнең чыгарып ташлануына бәйле. Әгәр хәл-вакыйгаларны әледән үзгәртә башламасалар, алдагы гасырларда бөтенесенә дә начар булачак, дип чаң кага галимнәр.
Әлегә исә фаразлар шундыйрак: 2030 елларда җәй 3 градуска җылырак булачак, дистә елга өч тапкыр эсселек яки зәмһәрир салкыннар киләчәк. XXI гасырда XIX гасыр белән чагыштырганда температура 1 градуска югарырак күтәрелгән. Тагын да 2,5 градуска җылынуы ихтимал дип белдерә фаразлый галимнәр. Ул чагында инде җылынуны туктату кеше көченнән килә алармы? Бүгенге көндә исә һава температурасын 1,5 градуска төшерү өчен парник газларын чыгаруны киметә башларга, моның өчен технологияләр җитәрлек күп ди галимнәр. Моның өчен кешелек иң тәү чиратта җир астыннан чыгарылган ягулыкны табуны туктатырга тиеш. Әмма, аңлашылуынча, дөнья моңа әле әзер түгел.
Глобаль җылытуны туктатыр өчен кешеләр тагын ниләр эшли ала? Самолетлардан баш тартырга тиеш. Парник газларының иң зур өлешен алар чыгара. Тагын да товар куллану дәрәҗәсен төшерергә.
Антарктика эриме?
Антарктида белән ни булачак? Антарктика — ул XXII гасыр һәм киләчәк йөзъеллыклар проблемасы. Ул безнең гасырга әлләни зыян салмый. Әмма ул да парник йогынтысын кичерә: мәйданы 52 млн. квадрат километр тәшкил иткән Антарктидадан да айсберглар сынып аерыла. Бер үк вакытта анда боз арта, әмма моңа шатланыргамы икән, чөнки Антарктика Арктикага караганда катлаулырак корылган дип раслый галимнәр. Бу хәлләрдә аңардан да яхшылык көтәргә кирәкмидер.
2017 елның июле. Антарктиданың иң зур шельф бозлыкларының берсе Көнчыгыш Антарктидадагы Эймери шельф бозлыгыннан (зурлыгы 40 мең кв. км.) соңгы 50 ел эчендә иң зур айсберг — “Ларсен С” бозлыгының көнбатыш өлеше — кисәккә аерылып, күзәтүләр алып баруның бөтен тарихы эчендә иң эре айсбергка әверелде. “Ларсен С” бозлыгының мәйданы 5,8 мең квадрат километр. Тикшеренүчеләр раславынча, әгәр айсберг сынса, бу бөтен бозлыкның уннан бер өлешен югалтуга китерәчәк. Ларсен бозлыгы өч өлештән тора: “Ларсен А”, “Ларсен В” һәм “Ларсен С”. Соңгы ярты гасыр эчендә Антарктика ярымутравында һава температурасы 2,5 градуска арткан. Климат үзгәрүе 1995 елда Ларсенның тулысынча җимерелүенә китергән. 2000 еллар башында “Ларсен В” бозлыгыннан 3мең кв. километрдан артык мәйданлы айсберг ярылып аерылган. 2016 елның декабрендә НАСА Ларсен С территориясендә 112 километр озынлыгындагы, 100 метр киңлегендәге һәм 500 метр тирәнлегендәге гигант ярык барлыкка килүе турында фоторәсемнәр ала. 2017 елда тиз арада зураеп июль аена аның озынлыгы 200 километрга җитә. Чагыштыру өчен: аның зурлыгы Палестина территориясе кадәр. Бозлыкның массасы триллион тонннага җитә. Әлеге көннәрдә ул Көньяк океанда акрынлап эри-эри йөзеп йөри. Аның эрүе дистәләрчә елларга сузылачак дип саный галимнәр. Ул дөнья океаны күтәрелүенә зур йогнты ясый алмаса да, океан суы күтәрелүенә һәм аның суынуына күпмедер дәрәҗәдә, һичшисез, үз өлешен салачак. Нәкъ менә климат үзгәрүе аларның кисәккә аерылуына китергән.
Быел март та үзенә охшамады: үтә җылы килде. Мәскәүдә һава температурасы 10 градуска кадәр җылынды. Бездә дә март аена хас булмаганча җылылык 5градуска кадәр җитте. Быел кыш Мәскәүдә күзәтүләрнең бөтен тарихы эчендә иң җылысы булды. Кар бөтенләй яумады. Гомумән, Русия һәм Арктика территориясендә җылыту җир йөзендәге уртача күрсәткеч белән чагыштырганда 2,5 тапкырга тизрәк бара, дип белдерә галимнәр. Бөтен җир шарында җылыту 0,18 градус тәшкил итсә, дистә ел эчендә ул Русиядә 0,48 градуска җитте диләр. Воейков исемендәге Башгеодезия обсерваториясенең әйдәүче гыйльми хезмәткәре Андрей Киселев белдерүенчә, җылыту глобаль климат үзгәрүе аркасында килеп чыга һәм һава температурасы артуыннан тыш хәвефле табигый күренешләр: эсселек, суык, корылык, көчле давыллар кебек табигать күренешләрен китереп чыгара.
Глобаль җылыну безнең илгә дә зур куркыныч белән яный. Русиянең өчтән ике өлеше мәңгелек туңлыкта урнашкан. Бу исә грунт үзгәрешенә һәм техноген катастрофаларга китерүе мөмкин. Глобаль җылыту бер яктан да шатлык китермәс, мөгаен. Көньяк илләр котырган давыллар, су басулар, корылыктан изалансалар, төньяк төбәкләрдә яшәүчеләр исә моңа кадәр күрелмәгән чирләр: Көнбатыш Нил бизгәге, Конго-Кырым бизгәге, Денге бизгәге кебек куркыныч чирләр басарга мөмкин.
Климат үзгәрүе елдан-ел ныграк борчый. Алда безне нинди үзгәрешләр көтә? Мәсәлән, 40 — 50 елдан соң җир белән ниләр булыр? Кешелек дөньясы нәрсә дә булса эшли алырмы? Галимнәр климат үзгәрешен кешеләр үзләре китереп чыгара дип чаң кага. “Бүген без эшләгән эшләр, XXI гасырның икенче яртысында чагылыш табачак”, — дип саный алар.
Читайте нас: