Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
31 март 2020, 18:30

Бер пирамида җимерелгән

Һәр нәрсәнең дә ахыры була.

Һәр нәрсәнең дә ахыры була.
Башкортстанда финанс пирамидасын оештырып, кеше алдап акча җыючыларны тоткарлаганнар, зыян 600 млн сум тәшкил иткән.
Башкортстан полициясе финанс пирамидасы төзегән һәм 600 млн сумлык 4 мең кешене алдаган җинаятьчел берләшмә әгъзаларын кулга алган. Аларга карата «мошенниклык” һәм «җинаятьчел берләшмә оештыру яки анда катнашу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта бу җинаятьтә шикләнелүчеләр сак астына алынды, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Бераз алдарак Казанда Донецкидан килгән 41 яшьлек икътисадчы Дмитрий Русановка каршы җинаять эше буенча суд процессы башланды, ул да финанс пирамидасы оештырып, шактый кешене төп башына утырткан.
Читайте нас: