Башкортстан умартачылары юкә, чаган һәм талны кисүне закон белән тыярга кирәк дип исәпли.
Алар әлеге тәкъдим белән республиканың Дәүләт җыелышына һәм илнең Дәүләт думасына мөрәҗәгать итәргә җыена. Шулай ук умарталыклар әйләнә-тирәсендәге юкәләрне кисүгә тыюны сакларга кирәк, диләр бал кортлары буенча белгечләр.
Умартачылар агачларның баллы токымнарын бары санитария максатыннан гына кисүне рөхсәт итүне дә сорамакчы. Бу чаралар республика бал кортларының баллы чыганакларын сакларга ярдәм итәр иде, ди алар.