Тикшеренү эшләрендә законнар теле елдан-ел катлаулана бара дип әйтелә. Экспертлар бәяләвенчә, законнар телендә, иң тәү чиартта, фигыльләр җитешми. Өстәвенә, уртача статистика законы тексты 1991 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга озынракка әйләнгән, ә мәкаләләр өч тапкырга зурайган. Нәтиҗәдә тикшеренүчеләр Русия законы теле, уртача алганда, рус әдәби теленнән ун тапкырга катлаулырак, дигән нәтиҗәгә килгән.
Законда озын төшенчәләрне кыскартмыйлар. Алар хәтта юристлар өчен дә аңлавы авыр итеп язылган. Озын сүзнең кыскасы, белгечләргә укуы авыр булгач, гади кешегә ул сүз боткасы бөтенләй аңлашылмый диярлек.