Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 март 2020, 17:15

Башкортстанда азык запасы җитәрме?

Күршесенең зур сумкага тутырып ярма, он, май, чәй, макарон ташуын күреп, калганнар да кибетләргә ашыга.

Паникага урын юк, дисәләр дә, кешеләр, коронавирус турында “сарафан радио”сы аша таралган хәбәрләргә ышанып, бер-берсеннән күреп, хафага төштеләр.
Күршесенең зур сумкага тутырып ярма, он, май, чәй, макарон ташуын күреп, калганнар да кибетләргә ашыкты. Башкалада кайсыбер сәүдә нокталарының киштәләре кичкә буп-буш калды. Бигрәк тә карабодай белән бәдрәф кәгазен кырылышып алдылар.
Психологлар әйтүенчә, кешеләрнең мондый гамәле үзенә күрә “саклану” чарасы. Ниндидер запас туплап куйса, ул үзен тынычрак хис итәчәк икән. Әмма экспертлар азык-төлекне чамадан артык тупламаска чакыра. Илдә азык-төлек җитәрлек, сәүдә нокталарында дефицит булмаячак, һәрхәлдә, җәйгә кадар запас бар, диләр.
Башкортстанда продуктлар белән дефицит проблемасы булмаячак, паникага бернинди сәбәп тә юк, дип белдерде республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. “Төбәк төп азык-төлек продуктларын җитештерү өчен чимал белән тәэмин ителгән”, – диде ул азык-төлек базарындаге хәл буенча штабның беренче утырышында. Чарада әйтелүенчә, республиканың агрокомплекс предприятиеләрендә эшкәртү өчен чимал җитәрлек. Эшкәртүчеләрнең хәтта продукцияне күбрәк чыгару мөмкинлеге бар, диде министр. Ә әлегә бездә ким дигәндә ярты елга җитәрлек азык запасы бар икән.
Сәүдә үзәкләрен продуктлар белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк һәм булмаячак, диделәр. Сәүдә буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев карабодай һәм бакалея продуктларына хак артырга тиеш түгел дип тынычландырды.
Ә ыгы-зыгы башлану фейк хәбәрләр таралуга бәйле. Шулай булгач, кибеттән капчык-капчык товар ташырга кирәкме икән? Югыйсә, социаль челтәрләрдә таралган бер язма тормышка ашмагае. Анда болай диелгән: “тиздән сукбайлар бәйрәме булачак: сатып алынган азык-төлекләр күпләп чүплеккә ташланачак”.
Читайте нас: