Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 март 2020, 13:10

Үз еланы йота язган

Үз өеңдә буар елан асрау акыллы кеше эшеме?

Үз өеңдә буар елан асрау акыллы кеше эшеме?
Авыл халкы моңарчы ат, сыер, сарык, кәҗә һ.б. мал-туар асрап яшәсә, акрынлап алардан баш тартып бетеп бара. Авылга - бер ат, алты-җиде сыер туры килә, бу гадәти күренешкә әверелде.
Аның каравы, шәһәр халкы берсен-берсе уздыра. Кем тычкан, комак, бака..., дуңгыз асрый. Балконына ат бәйләгәне дә табыла. Мөселман кешесенә өйдә эт асрау гөнаһ булса да, анысын да асрыйлар. Кочаклашып йоклыйлар. Ул мәчеләре белән ни генә кыланмыйлар, үбешеп туя алмыйлар. Аптырарсың. Шулкадәр мал-туар яраткан кешеләр нишләп соң авылга кайтып, терлек үрчетеп яшәми икән дигән сорау гына туа.
Мәчесе дә, эте дә пүчтәк. Хәзер кем-кемне уздырып, экзотик хайваннарны өендә тота. Буар елан, крокодиллар, юлбарыс белән аю да кешенең “дусты”мы әллә хәзер?
Булмый торсын әле. Әнә бер матуркай да өендә биш метрлы питон асраган. Шулкадәр дус булганнар, кроватьтә кочаклашыплар йоклаганнар инде менә.
Юха елан сырпаланып кына тора, аена бер генә ашый, тавышы чыкмый, кайда барсалар да бергә болар...
Әмма бервакыт туташның еланы ризыктан баш тарткан. Бер ай гына түгел, 3 ай ашамаган. Бу хәлгә аптыраган туташ питонны ветеринарга алып барган.
Белгеч тә аптыраган. Карап торганда сау-сәламәт хайван.
Төпченә торгач, кызның елан белән бергә йоклавын белгән һәм тәҗрибәле белгеч буларак кына шаккатырыгыч нәтиҗәгә килгән: озак ашамый торып, елан үз хуҗабикәсе белән сыйланырга әзерләнгән!
Бу туташ бәхетенә вакытында белгечкә барган! Югыйсә?..Елан чаккан җептән куркыр”, ди, туташның куркасы да калмас иде...
Этләр, мәчеләр дә сәерләнеп китеп, хуҗаларына ташланалар. Күпме аянычлы очраклар булды инде тормышта. Тик адәм баласы нәтиҗә ясмаса да ясамый икән. Буар еланны кочаклап яту өчен дә кем булырга кирәк?
Онытмагыз! Кыргый хайваннарны күпме генә ашатсаң да, кешегә алар корбанга караган кебек карый.
Читайте нас: